Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама халкы махсус хәрби операциягә биш автомобиль җибәрәчәк

Аларны яралыларны йөртү өчен кулланачаклар.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар Түбән Каманың «Ролис» автокомплексыннан биш автомобиль алачак. Нигездә аларны яралыларны йөртү өчен кулланачаклар, шуңа күрә волонтерлар һәр машинага шәһәр халкы җыйган гуманитар ярдәмне төяргә җыена.

«Без махсус хәрби операция башлану белән ярдәм җыярга тотындык. Без хәрбиләр белән яхшы мөнәсәбәтләрдә, турыдан аралашабыз. «Гуманитарка Татарстан» төркеменә зур рәхмәт, без 2 ел бергә эшлибез. Зур эш башкардык, махсус хәрби операция зонасына 150дән артык рейс ясадык», — дип шәрехләде автокомплекс директоры Роман Авдоян.

Хәрбиләргә ярдәмгә өч УАЗ һәм бер «Нива» китәчәк. Моннан тыш, фронтка Түбән Камадан махсус операциягә киткән «Леший» кушаматлы хәрби өчен «Форд» автомобилен җибәрәләр. Фронт өчен машиналарны аларның хуҗалары биргән. Шулай ук кешеләр махсус авто сатып ала, ремонт өчен автокомплекска бирә, шуннан соң аларны махсус хәрби операциягә волонтерлар илтеп бирә. Махсус операция башланганнан бирле механиклар озатуга барлыгы 26 автомобиль әзерләгән.

1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән гражданнар 1,7 млн сумга кадәр алырга мөмкин. Түләүләр күләменең артуы РФ Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү (элек — 195 мең) турындагы яңа карары белән бәйле, бу күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүчеләргә кагыла.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев