Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама волонтерлары Рубежное шәһәренә балалар өчен әйберләр алып килделәр

Тартмаларда балалар азыгы, подгузниклар, киемнәр, махсуслаштырылган көнкүреш химиясе һәм 15 балалар коляскасы бар.

Түбән Каманың «Вместе мы можем больше» хәрәкәте волонтерлары Рубежное шәһәре балалары өчен кирәк-ярак һәм мәктәпләр өчен китаплар алып килде.

Хәрәкәт җитәкчесе Лариса Нуреева үз фикердәшләре белән бергә Татарстан шефлыгында булган шәһәргә балалар азыгы, подгузниклар, киемнәр, махсуслаштырылган көнкүреш химиясе һәм 15 балалар коляскасы алып килде.

Ә шәһәр мәктәпләренең берсенә волонтерлар нәфис әдәбият тапшырган. Монда кече сыйныфлар өчен әкиятләр һәм өлкәнрәк мәктәп укучылары өчен рус классиклары әсәрләре дә бар.

"Беренче чиратта бу йөкне китергән, шулай ук гуманитар ярдәм җыюда катнашкан куркусыз егетләребезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызга да игелекле йөрәгегез һәм мәрхәмәтле җаныгыз өчен зур рәхмәт. Безнең белән булуыгызга, моңа бик мохтаҗ булганнарга ярдәм итүегезгә рәхмәт. Барыгызны да нык кочаклыйм һәм Сезнең белән горурланам. Җиңү безнең якта булачак!",- диде Лариса Нуреева Түбән Кама халкына видео мөрәҗәгатендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев