Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама волонтерлары МХО сугышчылары өчен носилка һәм плащлар тегә

Теләге булган һәркем бу эшкә кушыла ала.

Түбән Кама волонтерлары безнең көрәшчеләргә ярдәм итүләрен дәвам итә. 

Мондый әйберләр тегү цехы Тукай урамы буенча 18 нче йорттагы «Милосердие» социаль ярдәм үзәгендә урнашкан.

Волонтерлар теккән әйберләрнең берсе «пятиточечник» дип атала. Башкача әйткәндә, бу — үзең белән алып йөрерлек портатив келәм, аны җиргә җәеп, ял итәргә мөмкин.

Шулай ук волонтерлар носилкалар да тегә. Ул урынны аз ала, аны кечкенә рулон итеп төреп, рюкзакка асып куярга була.

«Алар бик җиңел һәм чыдам. Бу носилкаларны тиз генә төреп капчыкка салырга була», — ди волонтер Наталья Ванина.

Һәм, әлбәттә, солдат плащ-палаткасы, ул шулай ук дошман күзләреннән яшеренергә дә ярдәм итә. Бер айга волонтерлар һәр төрдән 80-100 әйбер тегә. Ялга кайткан сугышчылар үзәккә үзләре килеп, әзер эшләнмәләрне алып китә. Менә бүген дә өч ир-ат килде.

«Әлеге тегү цехы апрельдән бирле эшли, биредә 12 волонтер хезмәт куя. Эшләнмәләрне тегү үзәгенә килгән сугшычыларыбызга бирәбез, яки үзебез Химиклар урамы 72б йортында урнашкан гуманитар ярдәм үзәгенә алып барабыз», — дип сөйләде СТОС рәисе Илүзә Шәрәфетдинова.

Теләге булган һәркем бу эшкә кушыла ала. Волонтерлар дүшәмбедән җомгага кадәр эшлиләр.

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү буенча масштаблы патриотик акция уза.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев