Түбән Кама волонтерлары махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен тегү цехында эшли
Башта өлгеләр ясала, аннары булачак эшләнмәләрнең детальләре эшкәртелә.
Түбән Камада хатын-кыз волонтерлар беренче кварталның тегү цехында эшлиләр.
Көн саен алар махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен носилка, пятиточечниклар һәм маскировка плащлары тегә.
Башта өлгеләр ясала, аннары булачак эшләнмәләрнең детальләре эшкәртелә һәм финал этабында әзер эшләнмә итеп җыела.
«Безнең волонтерлар — алгы сызыктагы сугышчылар өчен өмет нуры. Кемдер акчалата, ә кемдер, безнең осталар кебек, үз хезмәте белән булыша», — ди ТИҮС рәисе Илүзә Шәрәфетдинова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев