Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама волонтерлары балалар һәм аларның әниләре өчен болан фермасына экскурсия оештырды

Сәяхәтне оештыруда мэр ярдәм итте.

«Барс» үзәге волонтерлары Түбән Кама шәһәре администрациясе белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга гадәти булмаган бүләк ясадылар. Алар өчен болан фермасына экскурсия оештырылды.

Утыз бала һәм егерме әнидән торган төркем Балык Бистәсе районына китте, анда чын боланнар һәм мараллар яши. Балалар һәм әниләр бу сәяхәттән бик күп уңай хис-кичерешләр белән баеп кайтты.

Бу сәяхәтне балалар гомер буе истә калдырачак. Экскурсия Түбән Кама мэры Рамил Муллин ярдәме белән оештырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев