Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районында хәйрия аукционы оештырылды

Аукцион барышында барлыгы йөз мең сумнан артык акча җыелган.

Татарстанның Түбән Кама районы Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында инвалидлар декадасы кысаларында традицион хәйрия аукционы узды. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Йөрәк өчен иң җылы кием — игелек. Традиция буенча, декабрь башында без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү өчен хәйрия аукционы үткәрәбез», — дип яза оештыручылар.

Аукцион барышында барлыгы йөз мең сумнан артык акча җыелган. Акчаның бер өлеше продукция авторларына биреләчәк, ә калганнары өчен балалар өчен яңа ел бүләкләре сатып алыначак.

«Аукционда катнашучыларның барысына да игелекле йөрәкләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Балаларыбызны сөендерергә мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт», — диде Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдинов.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев