Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районында мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү акциясе уздырылды

Чарада шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да булды.

Түбән Кама районы Сухрау авылында яшәүчеләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен «Мы частица нашей победы» акциясен оештырды. Акциянең инициаторлары Алена Фролова һәм Татьяна Фролова булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Безгә фронтта маскировка челтәрләре кирәклеге турында хәбәр иттеләр. Без авыл халкына бу турыда хәбәр иттек һәм алар безгә һәрьяклап ярдәм итә башлады, акча җыйдылар. Без ятьмәләр үрер өчен материаллар сатып алдык», — диде Татьяна Фролова.

Чарада шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да булды, ул авыл халкы белән аралашты һәм маскировка челтәрләрен үрүдә катнашты. «Безнең егетләрнең җиңүе нәкъ менә тылга бәйле. Өйдә барысы да яхшы булганда, алар борчылмас. Сез оештырган акция өчен рәхмәт. Бердәм булганда гына, без көчле», — диде Марина Камелина.

Акция кысаларында Сухрау авылы халкы өй токмачларын әзерләде, укучылар солдатларга хатлар язды һәм открыткалар ясады. Бүген беренче партияне һәм хатларны Химиклар проспекты, 72б адресы буенча ярдәм пунктына тапшырдылар.

«Без егетләребез өчен өй токмачлары әзерлибез, алар фронтта, өйдән еракта традицион ризыкларның тәмен онытмасыннар иде. Бу ризык аларга көч һәм энергия бирсен», — диде Эльвира Сөләйманова.

«Бүгенге чара — бөтен районга үрнәк. Без мондый акцияне дәвам итәргә, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итәргә планлаштырабыз. Сезгә бик зур рәхмәт», — диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев