Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районында акция кысаларында 380 «игелекле» чара уздырылды

Бу хакта «Түбән Кама волонтерлар үзәге» матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Түбән Кама муниципаль районында «Көзге игелек атнасы» дигән ирекле акция узды. Бу хакта «Түбән Кама волонтерлар үзәге» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция кысаларында волонтерлар кешеләргә ирекле эшчәнлек турында сөйләделәр, өлкәннәргә ярдәм күрсәттеләр, өмәләр, хәйрия ярминкәләре оештырдылар, ятьмәләр үреп, окоп шәмнәре ясадылар, йортсыз хайваннар өчен приютта ярдәм иттеләр һәм алар өчен азык җыю оештырдылар.

Шулай ук алар әдәби кичәләр, ЭКОдәресләр һәм хәйрия ярминкәләре үткәргәннәр.

Акция барышында барлыгы 380нән артык чара уздырылган һәм 20 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән. Акциядә хәтта иң яшь волонтерлар да катнашты, дип ассызыкладылар Түбән Кама волонтерлар үзәгендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев