Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районы прихожаннары МХО урынына мотоцикл җибәрде

Бу сатып алуга акчаны ярты ел дәвамында җыйганнар.

Түбән Кама районының Кармалы авылындагы Изге Троица монастыре настоятеле һәм мәхәллә кешеләре безнең солдатларга мотоцикл сатып алганнар. Кичә аны Химиклар проспекты, 72б йортындагы гуманитар ярдәм җыю пунктына алып килделәр. Иртәгә ул махсус операция зонасына юл тотачак.

Мотоциклны Казанда сатып алганнар. Бу сатып алуга акчаны ярты ел дәвамында җыйганнар. Параллель рәвештә башка файдалы әйберләр белән дә ярдәм итәргә тырышалар. Мәхәллә кешеләре даими рәвештә авыл клубында маскировка челтәрләрен үрәләр, ә җирле халыкның берсе аларны СВО зонасына илтә. Шулай ук моңа кадәр Виктор атакай ике прицеп — автомобиль һәм кул прицеплары, мичләр ясаган. Һәм, әлбәттә, кешеләр туктамыйча гуманитар ярдәм җыя.

«Виктор атакайга һәм Кармалы авылы халкына ярдәм иткәннәре, хәрби операция урынындагы егетләргә бүләк ясаганнары өчен зур рәхмәт, алар мотоциклны көтәләр, ул аларга анда бик ярдәм итәчәк. Һәм тагын, форсаттан файдаланып, Түбән Кама халкын берләшергә һәм көчләреннән килгәнчә ярдәм итүләрен сорыйм. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына «Гуманитарка на Химиков, 72Б» төркеме волонтеры Наталья Суворова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев