Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районы Олы Аты авылы халкы махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга ярдәм күрсәтә

Авылда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркем оештырылган.

Түбән Кама районы Олы Аты авылы халкы махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең рәсми сайты.

Авылда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркем оештырылган. Авыл халкы даими рәвештә клубка җыела, камыр ризыклары әзерли, йон оекбашлар бәйли, блиндаж шәмнәре әзерли. Күпләре өйдән дә ярдәм күрсәтә.

«Без гади кешеләр, безнең махсус операция зонасында туганнарыбыз да юк, ләкин безнең егетләребез окопларда яши, безнең тынычлыгыбызны саклый. Аларның көнкүреш шартларын бераз җиңеләйтергә һәм Җиңүебезне якынайтырга телибез!» — диләр авыл халкы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев