Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама районы медицина хезмәткәрләре МХО хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыйды

Бу хакта шәһәр сәламәтлек саклау хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Каманың сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре МХО урынында булган хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу хакта шәһәр сәламәтлек саклау хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кама Аланы район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре госпитальдәге сугышчылар өчен җылы әйберләр, юрганнар һәм пледлар җыйганнар. Җыелган акчага хезмәткәрләр шулай ук шәхси гигиена чаралары һәм бер тапкыр кулланыла торган пеленкалар сатып алганнар.

Ә хастаханәнең баш шәфкать туташы Наталья Мелетина кызы Вероника белән хәрбиләр өчен татлы посылка җыйган. Посылкага Вероника үз куллары белән бәйләгән ел символы — йомшак уенчык та салган.

Түбән Кама район балалар хастаханәсе хезмәткәрләре дә гуманитар ярдәм җыюга кушылган. Табиблар кирәкле дарулар сатып алганнар.

«Посылкаларны шушы көннәрдә алгы сызыкка китәчәк сугышчыларга тапшырдык. Ярдәм итә алган һәркемгә зур рәхмәт!» — дип билгеләп үттеләр шәһәр сәламәтлек саклау хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев