Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама Луганск халык республикасына 12 тоннадан артык төзелеш материаллары һәм электрика җибәрде

Гуманитар йөк Татарстаннан Луганск халык республикасы шефлыгында булган шәһәрләрне торгызу өчен гомуми колонна составында китте.

Кичә Түбән Камадан Рубежное шәһәренә 12 тоннадан артык авырлыктагы, 5 млн сумлык гуманитар йөк җибәрелде.

Фурага төзелеш материаллары, электр әйберләре, кискечләр, электродлар, озынайткычлар, яктырткычлар һәм башкалар төялде. Гуманитар йөк Татарстаннан Луганск халык республикасы шефлыгында булган шәһәрләрне торгызу өчен гомуми колонна составында китте.

МХО башланганнан бирле Түбән Кама районы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга ярдәмгә барлыгы 42 тонна гуманитар йөк җибәргән.

«Бу — чираттагы партия. Төзелеш материаллары җирле халыкка үз йортларын тәртипкә китерергә, шулай ук социаль объектларны торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр һәм районның битараф булмаган халкына, эшмәкәрләргә махсус хәрби операция зонасы сугышчыларына һәм ЛНР һәм ДНР халкына даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», — диде Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы.

Алдагы партиядә он, балалар ризыгы һәм җылыту приборлары җибәрергә планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев