Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама Лисичанскида стоматология кабинетын ачарга ярдәм итәчәк

Шулай ук кичә Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрделәр.

Түбән Камадагы стоматология клиникаларының бер директоры Лисичанскида стоматология кабинеты ачу өчен җиһазлар сатып алуда ярдәм күрсәтте. Бу хакта социаль челтәрләрдә «Вместе мы можем больше» волонтерлар хәрәкәте директоры Лариса Нуреева хәбәр итә.

«Күрсәтелгән ышаныч, кайгырту өчен рәхмәт. Сезнең ярдәмегез бик кыйммәтле һәм беркайчан да онытылмаячак», — диелә язмада.

Шулай ук кичә Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрделәр. Түбән Кама халкы бүгенге көндә мохтаҗлар өчен кирәк булган барлык әйберләрне җыйган: биредә балалар ризыгы, өске һәм аяк киеме, подгузниклар, юрганнар һәм башка күп нәрсәләр бар. Башта йөкне Казандагы региональ складка алып киләчәкләр, ә соңрак адресатларга җибәрәләр.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә. Сумкалар, канцелярия товарлары, шулай ук башка мәктәп кирәк-яраклары Студентлар урамы, 9 адресы буенча кабул ителә. Әйберләрне эш көннәрендә 8.00дән 17.00гә кадәр алып килергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев