Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Түбән Кама кадетлары МХО урынына окоп шәмнәре ясап җибәрде

Бу эш белән егетләр бер елдан артык шөгыльләнә.

Түбән Кама кадетлары махсус хәрби операция зонасына үзләре ясаган окоп шәмнәрен җибәрделәр.

Бу эш белән егетләр бер елдан артык шөгыльләнә. Бу процесста ата-аналар да катнаша, алар шәм ясау өчен материал китерәләр — бу консерва банкалары һәм парафин.

Мондый шәм окопта ун сәгатькә кадәр яна, аның ярдәмендә җылынырга да, ризык җылытырга да мөмкин.

Окоп шәмнәрен ясау процессы гади, әмма билгеле бер осталык таләп итә. Түбән Кама кадетлары аны үзләштергән. Аларның тырышып эшләгән шәмнәре фронтта булган солдатларга инде шактыйдан яктылык һәм җылылык бүләк итә. Бу юлы алар фронтка биш тартма шәм җибәрде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев