Түбән Кама депутаты Рубежныйдагы социаль учреждениеләрдә булды
Луганск Халык Республикасының социаль учреждениеләренә 3 тонна адреслы гуманитар ярдәм китерелде.
Йөкне ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты, бизнес бергәлеге, иҗтимагый оешмалар, муниципалитетлар һәм битараф булмаган гражданнар белән бергә җыя алдылар.
Ярдәм Рубежное шәһәренә җибәрелде. Делегация составында Түбән Кама районы шәһәр советы депутаты Кирилл Шабалин да бар иде. Визит барышында алар инвалид балаларны социаль тернәкләндерү үзәгендә, шулай ук «Йолдыз» патриотик үзәгендә һәм тагын ике мәгариф оешмасында булдылар.
Яшьләр парламенты вәкилләре Рубежный администрациясе белән киләчәктә хезмәттәшлек планнары, шул исәптән ЛНРда яшьләр сәясәтен үстерү кысаларында да фикер алыштылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев