Түбән Кама районында сарыкчылыкны үстерү мәсьәләләре буенча зур семинар узган
Түбән Кама районының Кармалы авыл җирлегендә республика күчмә семинар-киңәшмәсе узган.
Анда бөтен Россиядән терлекчеләр җыелган. Алар арасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да булган.
Семинарда нәселле сарыкларны үрчетүгә, шулай ук, ит һәм йон сатуга кагылышлы мәсьәләләр кузгатылган.
«Кармалы» агрофирмасы белгечләре практик тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Фермада 2012 елдан бирле сарыкларның махсус Татарстан токымын үрчетәләр. Ул йомшак һәм тәмле ите, шулай ук, йонның югары сыйфаты белән аерылып тора. Быел 400 баш сарыкны сату өчен үрчеткәннәр.
Рестораторлар республикада сарыкчылык үрчетүнең үсешен бик көтә. Алар сөйләвенчә, ит җитми. Бер ресторанга гына атнага тугыз тәкә кирәк, шул ук вакытта, итнең сыйфатлы, иссез булуы бик мөһим.
«Бүгенге мәйданчык – Түбән Кама районының үсеш үзәге. Бу хуҗалыкта 1800 баштан артык сарык исәпләнә. Бүген якынча 400 баш сарык сатыла, киләсе елга алар 600 булыр дип уйлыйм, бу күрсәткечләр үсәчәк кенә. Безнең бурыч – шәхси ярдәмче хуҗалыкларын һәм кече крестьян формаларын үстерү. Бу эш алга таба авыл җирлекләре территорияләрендә терлекчелекне һәм халыкны эш белән тәэмин итүне үстерү юнәлешендә булырга тиеш. Хәзер иң яхшы тәҗрибәләрне тупларга һәм аларны муниципаль берәмлекләр территорияләрендә таратырга кирәк» – дип белдергән Рамил Муллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев