Түбән Кама ДНР һәм ЛНРГА гуманитар ярдәмнең дүртенче партиясен җибәрергә әзерләнә
Кичә Татарстанга Донбасстан меңгә якын мәҗбүри күченүче килгән. Күбесе – хатын-кызлар һәм балалар.
Кешеләрне Казан һәм Чаллы кунакханәләренә, шифаханәләренә урнаштырганнар, азык-төлек, кием-салым һәм кирәк-яраклар белән тәэмин иткәннәр.
Гуманитар ярдәмне бөтен республикада җыялар. Тиздән Түбән Камадан дүртенче партияне җибәрергә җыеналар.
Беренче апрельдә Татарстанга Донбасстан мәҗбүри күченүчеләр белән беренче поезд килгән. Барлыгы – 502 кеше иде. Ике көннән соң Украинадан тагын 486 кеше килгән.
Түбән Камада гуманитар ярдәмне күптән җыялар инде. Хәзер шәһәр активистлары «Китаплар – Донбасска " Бөтенроссия акциясе кысаларында ДНР һәм ЛНР балалары өчен әдәбият җыя башлаганнар. Аның максаты – балаларга рус телле мохиттә уку, үсү мөмкинлеген бирү. Түбәнкамалылар китаплар алып килә башлаганнар инде.
Ярдәм итәргә теләүчеләр азык-төлек, кием-салым, подгузниклар, сөлгеләр һәм башка көнкүреш әйберләрен дә китерә ала.
Акция 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Китаплар 8.00-17.00 сәгатьләрдә Түбән Каманың Студентлар урамындагы 9 нчы йортта кабул ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев