МХО ветераннары Түбән Камада гуманитар ярдәм җыю пункты янында зәңгәр чыршы утыртты
Чарада «Добрые сердца» төркемен оештыручы һәм ТИҮС рәисе Лариса Орлова катнашты.
МХО Союзы ветераннары Түбән Каманың Химиклар проспектындагы 72 нче йортта гуманитар ярдәм җыю пункты янында зәңгәр чыршы утыртты. Алар белән бергә чарада «Добрые сердца» төркемен оештыручы һәм ТИҮС рәисе Лариса Орлова катнашты.
«Пунктның эше турында бөтен шәһәр белә. Пунктта контракт төзегән егетләргә кирәкле әйберләр салынган сумкалар җыярга булышалар», — дип искәрттеләр ТИҮ вәкилләре.
Бүгенге көнгә волонтерлар һәм битараф булмаган халык 1,5 меңнән артык сугышчыга хәрби хезмәткә әзерләнергә булышты, МХО зонасына 50 тоннадан артык йөк җибәрде, 80 меңнән артык коры душ комплекты җитештерде һәм озатты, җыелган акчага маскировка челтәрләре, исән калу беләзекләре үрелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев