Югалалар, табылалар...
Сез игътибар иттегезме, әледән-әле кешеләр, балалар өйләреннән чыгып китәләр һәм... югалалар. Бәхеткә, аларның күбесен исән-сау эзләп табалар. Кайбер «югалучы»лар үзләре дә кайта.
Рәсми саннарга игътибар итсәк, җир йөзендә елына миллион кеше хәбәрсез юкка чыга икән. Ә Россиядә 182 мең чамасы кеше югала. Түбән Кама халкы 237250 икәнен күз алданда тотсак, кечерәк бер шәһәр юкка чыга түгелме соң? Шуның 40 мең тирәсе балалар. Уйлап карагыз, сугыш та, төрле бәла-казалар да юк – ә кешләр югала.
Бәхеткә, аларның күбесе исән килеш табыла. Кибеткә, башка шәһәргә, дустына китеп, кайтмаган якын кешеләрне көтүнең авырлыгын башыннан узган кеше генә аңлый аладыр. Мәктәптән, уйнарга чыккан җиреннән баласы озак торган, яки көтеп-көтеп тә кайтмаган әти-әниләрнең күңел халәтен күз алдына китерәсезме?.. Сер түгел, «кара базар»да балалар сату белән шөгыльләнүче оешмалар шактый. Аларга синең йөрәк парәң бары тик «тере товар» һәм акча эшләү ысулы.
Ә кайбер балалар әти-әниләрен борчуга салып, үзләре еш кына өйдән чыгып китәләр. Болары инде я гаиләдә еш булган низаглардан туялар, я ата-ана баласы проблемаларына игътибар бирми. Кайбер яшүсмерләр балачактан ук сукбайлыкка хирыс була. Әле соңгы елларда балалар арасында үзара бәхәсләшеп, өйдән чыгып качу очраклары еш кабатлана. Өлкәннәр арасында яхшы эш эзләп чыгып китеп, коллыкка төшүчеләр, хәтерен югалтучылар зур процентны тәшкил итә.
Бәхеткә, яшьләр начар дисәк тә, чит-ятлар кайгысына битараф калмаучылар да җитәрлек. Кемдер «югалган, эзләргә кирәк» дигән хәбәр таралуга ярдәм кулы сузучы игелекле кешеләр җитәрлек. Бүген Түбән Камада «След» эзләү отряды инде дистә елга якын уңышлы гына эшләп килә. Отряд оешуның тарихы моннан шактый еллар элек, хәтерегездә булса, Чаллы шәһәрендә югалган Василиса Галицынаны эзләүгә барып тоташа.
Отряд җитәкчесе Виталий Емельянов үзе бу отрядка кушылып китүе турында: «Телевизор караганда, очраклы гына югалган кешене эзләүләре хакында тапшыру күрдем. Анда, югалган кеше турындагы мәгълүматтан тыш, отрядның волонтерларга – теләсә кайсы вакытта югалган кешеләрне эзләргә әзер булган иреклеләр кирәклеге хакында да сөйләнелгән иде. Тапшырудан соң мин анда күрсәтелгән номер буенча шалтыраттым. Инде шул вакыттан бирле мин отрядның актив эзләнүчесе булып торам һәм үз көчемнән килгәннең барысын да эшләргә тырышам. Минем өчен иң мөһиме – югалган кеше турында «Табылды. Исән» – дип хәбәр бирү» – дип сөйләде. Аның әйтүенчә, югалган кешеләрне эзләргә үзиреклеләр һәрвакыт кирәк. «Кайбер вакытта эзләүчеләр бармак белән генә санарлык булса, балалар югалганда битараф калмаганнар күп», – ди ул.
Кешеләр язмышын кайгырткан, борчылган тагын бер шәһәрдәшебез Марат Заһриев та мөмкинлеге булган саен эзләүчеләр төркеменә кушыла. «Мин өч ел чамасы эзләүләрдә катнашам. Үзем соңгы араларда бик актив катнаша алмасам да, отрядка килүчеләр турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Югалган кешеләрне эзләргә килүче түбәнкамалылар, аларның күзләре янып тора – чын кешеләр. Һава торышы нинди булуга карамастан, эзләүләргә кушылалар».
Бүгенге көндә отряд югалган кешеләрне эзләүдә кулланыр өчен квадрокоптер алыр өчен акча җыя. Чөнки эзләү төрле табигать шартларында бара. Сазлыклы урыннар, кар баскан кырларда эзләү шактый кыен. Аның ярдәмендә территорияне биектән карарга була, димәк, югалган кешене тизрәк табу мөмкинлеге бар. «Тамчыдан күл җыела» дигән әйтемне истә тотып, сезнең 10, 30, 50 сумыгыз да отряд өчен зур ярдәм булыр иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев