Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

Быел Түбән Камада күпкатлы йортлардагы 178 подъезд ремонтланачак

Бүгенге көндә 54 подъездда ремонт тәмамланган, 53 ендә эшләр дәвам итә.

Быел Түбән Камада күпкатлы йортлардагы 178 подъездны ремонтлау күздә тотыла. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашындагы комиссия эш барышы белән танышты.

Подъездларны төзекләндерү «биналарны агымдагы ремонтлау» маддәсе буенча идарәче компанияләрнең подряд оешмалары көче белән җыелган акчалар хисабына башкарыла. Бүгенге көндә 54 подъездда ремонт тәмамланган, 53 ендә эшләр дәвам итә. Бызов урамындагы 17 нче йортның алтынчы подъездында әлегә ремонт бара, ә сигезенче подъездда эшләр инде тәмамланган. Һәм әйтергә кирәк, башкарылган эшләрнең сыйфаты яхшы дәрәҗәдә. 

Комиссия Тукай урамындагы 26 нчы йорт подъездындагы ремонт эшләре барышы белән дә танышты. 

«Биредә ремонт планлаштырган вакыт буенча бара. Без подрядчыларга эш вакытында тәртипкә китерелергә тиешле вак-төяк кимчелекләрне игътибар үзәгеннән төшереп калдырмаска киңәш иттек», — дип яза Камил Нәҗмиев «ВКонтакте»дагы битендә.

Фото e-kama. ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев