Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Матур эшләребез бар

«Беренчеләр хәрәкәте» һәрчак хәрәкәттә

Түбән Каманың «Кама Артек» балалар лагерына «Беренчеләр хәрәкәте» автобусы килде.

Активистлар аларга уеннар оештырдылар, балаларны үз эшчәнлекләре һәм төрле юнәлешләр белән таныштырдылар.

Квестта төрле яшьтәге 280 бала катнашты. Мәсәлән, 13 уенның берсен — дә , катнашучыларга компетенцияләр һәм юнәлешләр турында сөйләделәр, коллективта ничек эшләргә яки һөнәр сайларга өйрәттеләр. 

«Мин аларга бу мәгълүматны уеннар форматында җиткерергә тырышам, алар команданың үз кыйммәтләре барлыгын аңласыннар. Командада үз һөнәреңне табарга кирәк: кемдер лидер, кемдер команда рухын саклый, кемдер башкаручы — балалар моны аңласыннар», — дип сөйләде уен модераторы Максим Мольков

Түбән Камадан Әмир Сафин лагерьда инде бер атнадан артык икән. Ул үзенең 20 кешелек отряды белән уен станцияләренең берсен узган. 

«Балалар шат күңелле, күп чараларда катнашырга тырышалар һәм б арысы да шундый актив», — дип уртаклашты Әмир. 

Станцияләрдә биремнәрне үтәгәннәргә фишкалар бирелә. Бер биремдә балаларга үз командалары турында иҗади һәм кызыклы итеп сөйләргә, «визитка» әзерләргә кирәк иде. Командаларның берсе массакүләм яңалыклар стенды ясаган. 

«Безгә «Беренчеләр хәрәкәте» килүенә һәм 13 биремнән торган шундый искиткеч квест оештырылуга мин бик шат. Мин дә, балаларны сөендерер өчен, хәрәкәткә керергә телим», — диде Алия Нуретдинова

«Хәрәкәттә бул» квестының соңгы этабы күләмле өстәл уены булып торды, анда командалар үз эшләренә нәтиҗә ясадылар. Бу уен яшьләрнең яңа «Беренчеләр хәрәкәте» белән танышу көненең бер өлеше генә иде. 

«Беренчеләр хәрәкәте» ннән барлыгы 18 активист автобус белән Татарстан лагерьлары буенча яшьләр турнесына китте. Аларның исемлегендә егерме учреждение бар, «Кама Артегы» исәп буенча, тугызынчы лагерь булды. Хәзер автобус тагын 11 лагерь аша үтәчәк. Бу тур 19 июльдә тәмамлана. 

«Һәр муниципалитетта без бер лагерьга тукталабыз, анда яңа хәрәкәтнең барлык бурычларын тулысынча ачыкларга тырышабыз. Балаларга сайлау мөмкинлеге бар. Әгәр теләсәләр, безнең хәрәкәткә керә алалар», — дип аңлатты автобус туры менеджеры Нургөл Сансызбаева

Яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» бер ел элек оештырылган иде. Ә февральдә Түбән Камада аның беренче бүлеге ачылды. 

«Түбән Камада «Беренчеләр хәрәкәте» актив үсеш ала. Бездә инде 40 кеше актив, алар төрле чаралар үткәрүдә, оештыруда катнаша», — дип сөйләде «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге рәисе Роза Фәйрушина.

«Беренчеләр хәрәкәте»н «яңа пионерия» дип тә атыйлар. Максатлар һәм бурычлар бер үк, ягъни җәмгыять өчен файдалы белгечләр, тагын да гадирәк әйткәндә, яхшы кешеләр тәрбияләү. 

Алмаз Кашаев
Фото ntr-24.ru. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев