Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама балыкчысы бозда балык тотуның «куркынычсыз» ысулын атады

Түбән Кама районы күлләрендә боз калынлыгы 7-10 сантимерга җиткән.

Райондагы күл-елгаларда боз калынлыгы куркынычсызлык таләпләренә туры килерлек калынлыкта булса да, балыкчыларга керү бөтенләй тыелган урыннар да җитәрлек.

Боз калынлыгын тикшерү өчен ГИМС белгечләре шуруповерт, бур һәм линейка гына куллана. Мондый җиһазлар ярдәмендә алар бүген Пионер күлендәге бозның «куркынычсыз» 7-10 сантиметр калынлыкка җиткәнен ачыклады.

Шулай итеп, балыкчыларга бу урында балык тотарга рөхсәт ителә. Күпләр бу мөмкинлектән файдалана да башлаган. НТР хәбәрчесе күзәтүенчә, бүген генә дә кышын балык тотарга яратучы 15ләп балыкчыны күрергә була. Коткаручылар исә, үз чиратларында, боз калын булса да, куркынычсызлык таләпләрен истә тотарга киңәш итә. 

Кече күләмле суднолар буенча дәүләт иснпекциясенең Түбән Камадагы бүлеге башлыгы Денис Иванов әйтүенчә, бозда йөргәндә коткару жилеты кияргән кирәк. Шулай ук, үзең белән бау алу да комачау итми. Ул — боз астына төшеп китүчене тартып алу өчен кирәк. 

Шулай ук, балыкчыларга бер-берсеннән бик ерак утырырга киңәш ителми. Махсус җиһазлар да алырга була. Хәер, кайбер балыкчылар аларны артык дип саный. Балыкчы Николай фикеренчә, аның кышын балык тотуның үз ысулы бар. 

«Монда тирәнлек 60 сантиметр тирәсе. Шуңа да мин менә бу куркынычсыз урында утырам. Нинди куркынычсызлык чаралары күрергә тиеш? Тирән урынга бармаганлыктан, үзем белән бернәрсә дә алмыйм», — дип аңлатты ул.

Бу ысул да начар түгел, ләкин «сакланганны саклармын» дигән мәкальне оныту да ярамас. Түбән Камада ярларында чишмә бәреп яткан күлләр күп, анда боз да юка була. Шуңа бәйле рәвештә коткаручылар балыкчыларны куркынычсызлык таләпләрен үтәргә чакыра. 

Хәзер профилактика чаралары Түбән Кама районының барлык күлләрендә диярлек уза. Иң популяр балык тоту урыннарын белгечләр тикшереп тора. Моннан тыш, Камада боз кату белән, анда тәүлек буе эшли торган коткару посты оештырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев