Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Шәһәргә рухи җан иңде

Тукай исемендәге мәгърифәт һәм ял паркына, узган җомгада, нәкъ ачылышы көнне барып күз салып кайттым. Карап-күреп дип авыз тутырып яза алмыйм, аның өчен гомерлек уй-хыялларың белән икәүдән-икәү генә калып, иртәдән кичкә кадәр йөрергә, биредәге тарихи миллилекне җаның аша уздырырга кирәк булыр иде. Ә бу юлы республиканың иң олы вазыйфадагы җитәкчесе...

Тукай исемендәге мәгърифәт һәм ял паркына, узган җомгада, нәкъ ачылышы көнне барып күз салып кайттым. Карап-күреп дип авыз тутырып яза алмыйм, аның өчен гомерлек уй-хыялларың белән икәүдән-икәү генә калып, иртәдән кичкә кадәр йөрергә, биредәге тарихи миллилекне җаның аша уздырырга кирәк булыр иде. Ә бу юлы республиканың иң олы вазыйфадагы җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һ.б. дәрәҗәле кунаклар, җитәкчеләр барысы бергә, һәр урында рухилык чагылган паркны карап йөрделәр. Бер төркем тән сакчылары аягы астында буталып, кайсысы фотоаппарат, кайсысы планшет тоткан газета һ.б. хәбәрчеләре дә йөгереште. Ни дисәң дә, Миңнеханов көн дә паркка килеп тормый һәм мондый парклар да көн дә ачылмый бит.
Тукай һәйкәле артындагы махсус аркадан парк эченә атлауга, «Вместе с президентом» язулы футболкалар кигән кызлар күзгә чалынды. Яннарында тукталмакчы идем дә, үзләрен уратып алган бала-чагага Татарстан флагын хәтерләткән махсус тасмалар өләшүләрен күреп, юлымны дәвам иттем.
Биредәге һәр сын, һәр скульптура янында - балалар һәм әти-әниләре, барысы да фотога төшә. Алда - басмасында «Су анасы» хәл җыеп утыра торган күл-фонтан. Янәшәдәге куак артына аның тарагын чәлдергән малай поскан. «Шалт» иткән тавыш ишетелсә дә, бу икәү җанланыр, берсе күл төбенә чумар, икенчесе, алтын таракны кысып тоткан килеш, авыл ягына томырылыр сыман... Парктагы иң уңышлы сыннар, дияр идем мин бу икәүне. Казан шәһәрендәге Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче һәйкәлләрен ясаган атаклы сынчы Мәхмүт Гасыймов иҗат иткән шул аларны (Милләтнең данлыклы шәхесләре сынын оста иҗатчылар гына ясарга тиештер ул, юкса, Халык иҗаты йорты янәшәсендәге гадәти сынны күргәч, кулындагы китабын алып, кулына себерке тоттырасы килә)...
Архитектор Фирдәвис Хановның бу паркның киләчәге белән бәйле хыяллары безгә чынга ашмас бер әкияттәй тоелган иде заманында. Һәр нәрсәнең үз вакыты, күрәсең...
Парк янәшәсендәге Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең танымаслык булып үзгәргәнлеген, аның мөдире Гөлназ Арсланованың биредәге уку залларын һ.б. Р.Миңнехановка күрсәтеп йөргәнен әйтү белән чикләнәбез, алга таба, китапханәгә багышлап күләмле язма әзерләячәкбез...
Шул китапханәдән чыгышлый, әлеге тантаналы вакыйгаларга карата, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре, якташыбыз Разил Вәлиевнең фикере белән кызыксындык.
- Тукай паркын өр-яңадан үзгәртеп ясау һәм Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәне яңарту - бер уч төбенә салып эшләнгән кебек. Кабатланмас бу вакыйга - Россиядәге әдәбият елы белән Татарстандагы парклар һәм скверлар елын берләштерә, - диде Исмәгыйль улы Разил.- Китапханәнең ачылганына кырык елдан артык. Акча сорап, Президент янына ике мәртәбә кердем. Беренчесендә 10 миллион чамасы бирде. Икенче керүдә, җитми бит, Рөстәм Нургалиевич, дим. Акча беркайчан да җитми ул, Разил, дисә дә, борып чыгармады, тагын 4 миллион 800 мең сум бирде. Түбән Камада транспорт та, кибетләр дә, яхшымы-начармы, юллар да, халыкка кирәкле башка нәрсәләр дә бар. Әмма шәһәребез, ничектер, йокымсыраган халәттә кебек иде, бу парк шәһәргә Тукай рухы, илаһи рух, җан кертте. Тукай паркы халыкның рухи дөньясын баетачак, татар әдәбиятына, татар халкына мөнәсәбәтне дә үзгәртәчәк. Кайсы яктан гына карасаң да, парк - шәһәр өчен, халык өчен зур әһәмияткә ия ял урыны, мәгърифәт урыны. Каршыдагы мәдәният үзәген дә ничек тә төзеп бетерәсе иде. Бәлки, «Татнефть», «ТАИФ» кебек зур предприятиеләр дә ярдәм итәр әле.
Разил әфәнде белән саубуллашып, бер-ике адым атларга да өлгермәдем, наркотикларга каршы көрәш бүлеге белгече Гөлнара Хәбибуллина очрады:
- Шатлыгымнан елыйсыларым килеп, паркны карап йөрим. Безнең балачак шушы паркта уйнап үтте бит. Соңгы елларда аның бомжлар биләмәсенә әйләнүенә күңел әрни иде. Тукай әкияте геройларын, матур паркны күрсен дип, улым Даниярны да алып килдем. Татарның үз рухи почмагы булганга сөенәм, - дип ул да үзенең хисләре белән уртаклашты.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә янәшәсенә диярлек Тукай һәйкәле урнаштырылгач, Солнечная урамы да үз исемен алмаштырып, Тукай урамы дип йөртелә башлаган иде. Ниһаять, архитектор Фирдәвис Ханов кебек үз дигәнен итүче милли җанлы татар егетләребезнең кыю идеясе һәм шуны хуплап күтәреп алып, тормышка ашыруны максат итеп куйган Айдар Метшинның булдыклылыгы белән, Тукай паркыбыз да барлыкка килде. Әгәр бик күп еллар узгач, һәр идарәчедән соң Түбән Камада яхшы яктан искә алырлык ни-нәрсә калганын исәпләп карарга уйласалар, Рәис улы Айдар Метшин янәшәсенә, беренче итеп, һичшиксез, халкыбызның рухи хәзинәсе чагылышы булган милли Тукай паркын куярлар (бу ялагайлык дип кабул ителмәсен, андый начар гадәтне җенем сөйми).
Шулай итеп, Татарстан президентының республикакүләм «Парклар һәм скверлар» программасы безнең Түбән Кама тарихына рухи кыйммәткә ия Тукай паркы белән кереп калыр. Бу парк бакча һәм мәктәп балаларын Тукайның әкиятләр дөньясы геройлары - серле Су анасы, әкияти Шүрәлеләр, батыр йөрәкле авыл егете Былтыр, күбәләкләр телен белүче кызчык һ.б. очраштырып, белемнәрен ныгытырга, башка милләт вәкилләрен татар әдәбияты белән кызыксынырга этәрер. Яшьләр өчен күңелле рухи ял урынына әйләнер. Ә өлкәннәр исә үзләренең серле балачак илләренә әйләнеп кайткандай булырлар...
Заманында зэклар нигез салган һәм ничәмә-ничә еллар промышленность шәһәре буларак кына төзелеп килгән Түбән Камада, соңгы елларда, зур калаларга хас булганча, халык тормышын һәрьяклы уңайлы итүгә зур игътибар бирелә башлавы сөенечле, әлбәттә. Югыйсә, мөмкинлеге булган кешеләр күченеп китү җаен карый башлаганнар иде инде... Мондый әкияти паркларыбыз да булгач, бөек Тукаебыз әйткәнчә: «Китмибез без! Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл)».

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев