Кайсы авылда кайчан
Сабантуй кайсы авылда кайчан була? Бу сорауны газета укучыларыбыздан соңгы көннәрдә еш ишетергә туры килде. Ниһаять, безнең редакциягә муниципаль район башкарма комитетыннан Сабантуйлар графигын җибәрделәр. Әлеге графикта халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмен үткәрү көннәре түбәндәгечә күрсәтелгән. 31 майда - Үчкә (башлану вакыты - 13.00) 6 июньдә - Кече Җирекле (15.00)...
Сабантуй кайсы авылда кайчан була? Бу сорауны газета укучыларыбыздан соңгы көннәрдә еш ишетергә туры килде. Ниһаять, безнең редакциягә муниципаль район башкарма комитетыннан Сабантуйлар графигын җибәрделәр. Әлеге графикта халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмен үткәрү көннәре түбәндәгечә күрсәтелгән.
31 майда - Үчкә (башлану вакыты - 13.00)
6 июньдә - Кече Җирекле (15.00)
7 июньдә - Кама Аланы (14.00)
8 июньдә - Троицкий (10.00)
12 июньдә - Түбән Уратма (12.00), Каенлы (11.00), Шәңгәлче (11.00), Сухрау (12.00), Колмакчы (11.00)
13 июньдә - Ташлык (11.00), Тоба (11.00), Югары Чаллы (11.00), Кызылъяр (16.00).
14 июньдә - Кызыл Чапчак (11.00), Олы Аты (17.00), Болгар (12.00), Нариман (16.00), Олы Афанас (11.00), Иске Чишмә (11.00).
21 июньдә - Түбән Чаллы (11.00)
Үзегез теләгән урынга барыр алдыннан, танышларыгыз аша өстәмә рәвештә белешү артык булмас, чөнки кайбер авылларда бәйрәмне үткәрү көннәре үзгәрергә дә мөмкин.
Ә инде районыбыздагы бәйрәмнәрнең иң зурысы - Түбән Кама Сабантуе 7 июньдә "Ильинка" комплексында була, сәгать 10да башлана.
Хәер, болардан соң да мәйданнар тирәсенә җыелачакбыз әле. Келәтле, Балчыклы һәм Кушай авылларында үз бәйрәмнәрен, күптән килгән гадәт буенча, июль аенда - Питрау атнасына туры китереп уздырачаклар. Быел алар үрнәгенә Ширәмәт һәм Кармалы да ияргән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев