Эшләгәч, була икән
Быелга кадәр, аз-маз кар төшүгә, Түбән Кама урамнары ерып йөри алмаслык хәлгә килә иде. Кыш дәвамында чистартучы булмагач, шәһәребезнең кайбер урамнары, чагыштыру өчен гафу итегез, ташландык поляр шәһәр урамнарын хәтерләтте.
Бу буранлы көннәрдәге юл йөрү газапларын түбәнкамалылар куркыныч төш кебек хәтерлиләр. Көз башында фәлән кадәр кар чистарту техникалары кышка әзер дип мактанышалар иде дә, кыш көне ул техниканы күрүче дә, ишетүче дә булмады. Алай ук дип әйтү дөрес булмас, бер-ике урам җыештырылды. Нинди урамнар икәнен үзегез беләсез.
Быел да кыш шулай башланыр кебек иде. Беренче кар явып китүгә, ишегаллары гына түгел, ә зур урамнар да юеш карлы боламыкка әйләнде.
Тик җитәкчеләрнең “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин мәсьәләне кабыргасы белән куйды: “Шәһәрне, магистраль һәм җәяүлеләр юлларын кардан чистарту – безнең бурыч. Шәһәр чиста булырга тиеш”, – дип белдерде ул. “Якшәмбе көнне көндез – 11, төнлә 9 махсус техника эшләде”, – дип хисап тоткан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Санковка “Шәһәр әлегә пычрак һәм бу Түбән Кама дәрәҗәсе түгел. Түбән Кама – зур булмаган шәһәр. Биредә барысы да чиста һәм уңайлы булырга тиеш, кешеләргә дә, машиналарга да” , – дип кисәтү ясады Рамил Муллин.
Шәһәр һәм район авыллары юлларын кардан чистарту мәсьәләләре буенча оператив штаб узды. Бу сөйләшү “YouTube” каналында трансляцияләнде һәм анда теләгән һәркем тема буенча үз фикерен калдыра алды. Урамнар кардан чистаруга шәһәрдәшләрнең шатлануларын күрсәгез, андагы комментарийлар саны берничә йөзгә җитә. Лотореяга миллион отсалар да, болай сөенмәсләр иде.
Быел кыш исән булсак, Түбән Кама урамнары чиста булыр дип ышанып калабыз. Шәһәр урамнарын 4 кә бүлеп җыештырачаклар. Аларның һәркайсына җаваплы кешеләр куелган. Үз чиратында, бу 4 участок кечерәк өлешләргә бүленә. Компания җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, хәзер торак-коммуналь хезмәте көчәйтелгән режимда эшли. Һәм чынлап та, берничә көн эчендә шәһәр кардан чистарып, матурланып калды. Әле менә чәршәмбе кичтән кар яуган иде, пәнҗешәмбе иртәнге биштә инде шәһәр урамнарында кар чистарту техникалары эше кайнап торды.
Шәһәрдә кар чистартучы 93 берәмлек техника бар дип әйтелгән икән, аларны шәһәр урамнарында күрергә язсын. “Кышкы чорга әзерлек кысаларында 8 мең тоннадан артык ком әзерләнде, 1,5 тонна техник тоз сатып алу планлаштырыла. Запасларның бу саны сезонлы ихтыяҗны каплый. Әмма, һава шартларына карап, бозлавыкка каршы реагентлар өстәмә рәвештә сатып алыначак”, – дип ышандырган иде Максим Санков октябрь аенда. Әлегә бозлавыккә әйләнеп баручы җәяүлеләр сукмакларына ком сибелми. Монысына дворниклар өлгерми, якын көннәрдә аларыда эшләнер дип ышанып калыйк.
Әйе, беренче бураннарда шәһәр урамнары кардан чистартылды. Бу кышын да шулай дәвам итәр. Тик шәһәрдәшләребез дә бу эшкә җаваплы карап, “тимер ат”ларын юл кырыйларында, тракторларга кар чистартырга комачаулаучы урыннарда калдырмасыннар иде.
Инде түбәнкамалыларның яңа җитәкчегә тагын бер бик зур үтенче бар: салкын кышларга аяк басканчы, җәмәгать транспорты эше дә җайга салынсын иде. Югыйсә, шәһәрнең бер урамыннан икенчесен баып җитеп тә, кайтып җитеп тә булмый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев