Экологиягә зыян салмаслар
Прости авылы янындагы иске тәгәрмәчләр ташланган чүплекне бетерүнең төп этабы быел төгәлләнәчәк.
Хәтерегездә булса, 2018 елда Прости авылы янында рөхсәтсез ташланган тәгәрмәчләр чүплегендә янгын чыгып, шактый вакыт авыл халкын борчуга салды. Бу – туфрак белән буталган 460 мең кубометр иске резина совет чорыннан бирле җыелып килгән «мирас».
Янгын сүндерелсә дә, туфрак астына күмелеп калган өлеше әле шактый төтенләп ятты. Быел бу чүплек тулаем чистартылачак. Бу хакта республиканың Экология министры урынбасары Егор Тарнавский хәбәр итте. Түбән Камага «Чиста ил» федераль проекты кысаларында 560 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
– Туфрак белән катнашмаган тәгәрмәчләрне үзбушаткычларга төяп, икенчел эшкәртүгә озаталар, ә туфрак белән катнашкан, яңадан эшкәртүгә яраксыз калдыкларны су үткәрми торган герметик материалга берничә кат төреп, шунда ук махсус урында тау итеп ясап күмәләр. Экологиягә зыян салынмаячак – дип ышандырды Егор Тарнавский.
Бу чүплек ике ел эчендә тулаем бетереләчәк. Киләсе елга чүплек урынына агачлар утыртып, якындагы елганы чистартачаклар.
Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев