Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Безгә дә туристлар килә

Якшәмбе көнне Түбән Камага Мәскәүдән 200дән артык турист килде. Алар, ял белән бергә, төрле шәһәрләрдә булып, яңа урыннарны күрү, анда яшәүче кешеләрнең көнкүреше, шәһәрләрнең тарихы белән танышу, истәлекле урыннарда булу максатыннан «Михаил Фрунзе» теплоходында сәфәргә чыкканнар. Туристлык - Түбән Кама өчен әлегә яңалык. Моңа кадәр чит шәһәрләрдән килгән кечерәк экскурсияләрне...

Якшәмбе көнне Түбән Камага Мәскәүдән 200дән артык турист килде. Алар, ял белән бергә, төрле шәһәрләрдә булып, яңа урыннарны күрү, анда яшәүче кешеләрнең көнкүреше, шәһәрләрнең тарихы белән танышу, истәлекле урыннарда булу максатыннан «Михаил Фрунзе» теплоходында сәфәргә чыкканнар.

Туристлык - Түбән Кама өчен әлегә яңалык. Моңа кадәр чит шәһәрләрдән килгән кечерәк экскурсияләрне исәпкә алмаганда, бу эш ныклы план нигезендә алып барылмады. Ә хәзер исә шәһәр җитәкчелеге моңа ныклап керешәчәк. Әлбәттә, туризм киң колач алган Казан һәм күрше Алабуга шәһәрләре тәҗрибәсен өйрәнү дә уңай нәтиҗләрен бирми калмас. Шул ук вакытта, туристлык белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүче федераль экспертларны чакыру да күздә тотыла. Кыскасы, бу мәсьәләләрне бик креатив хәл итәргә җыеналар.

Дөрес, Татарстанда халык саны буенча өченче урынны биләүче Түбән Камада тарихи урыннар күп түгел, бармак белән генә санарлык. Нибары ярты гасырлык тарихы булган яшь шәһәр кайсы ягы белән җәлеп итә алыр соң туристларны? Әлбәттә, Россиянең иң эре нефть химиясе предприятиеләре комплексы булуы белән генә түгел.

Алардан башка да шәһәребезнең мактанычы булган урыннар шактый. Заманча үзенчәлекле архитектурасы, яшәүчеләр өчен уңайлыклар тудырылуы белән кызыклы ул. Яшеллеккә күмелгән тигез матур урамнар, проспектлар, мәдәният йортлары, спорт сарайлары, дин тотучылар өчен бары тик Түбән Камада гына булган уникаль архитектура белән төзелгән гыйбадәт йортлары - мәчет һәм чиркәү, соңгы елларда гына үзгәртеп корылган парклар, яңартылган Кама яр буе һ.б.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев: «Шәһәребездә туризмны җәелдереп җибәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кама елгасы янәшәдә генә булу, теләсә кайсы су транспорты килеп туктый алырлык яхшы причал - болар барысы да туристлыкны үстерү өчен уңайлыклар тудыра. Безгә алга таба туристларга күрсәтә торган истәлекле урынарны төгәл билгеләп, маршрут планын ясарга кирәк. Туристлык эшчәнлегендә күпьеллык тәҗрибәсе булган «Сәфәр» туристлык фирмасын да җәлеп итәчәкбез бу эшкә», - дип белдерде...

Мәскәү кунакларын каршылау Каманың яңартылган яр буеннан башланды. «Михаил Фрунзе» теплоходы причалга килеп туктауга, ярга чыккан туристларның игътибарын биредәге биналарның, корыл-маларның зәвыклы би- зәлеше, брусчаткалар җәеп салынган мәй-данчыкларның, троту-арларның, юлларның матурлыгы җәлеп итми калмагандыр. Аларның әледән әле фотога төшерүләре һәр мизгелне тотып калырга ашыгулары шул хакта сөйли.

Түбәнкамалыларның тагын бер кунакчыллыгы - төрле милли кием-нәр кигән җирле иҗат коллективларының җыр-биюләр белән чыгыш ясап, үзләренең осталыкларын, күрсәтү булгандыр, мөгаен.

Тирә-яктагы гүзәл манзараны күргәннән соң туган беренче хистойгылар бераз басылгач, кунаклар Изге Чишмә тирәсен карадылар. Фотоларга төштеләр. Безнең төбәккә генә хас үзенчәлекле ял итү, күңел ачу урынын күреп сокландылар.

Соңыннан туристлар, аерым төркемнәргә бүленеп, автобусларга утырып, Түбән Каманың истәлекле урыннарын карарга шәһәргә юнәлделәр. Шәһәр белән танышырга «Сәфәр» туристлык фирмасы экскурсия белгечләре ярдәм итте. Кунаклар, аерым алганда, Гаилә паркында, мәчеттә, Лемаев скверында, Тукай исемендә ял һәм уку паркында һ.б. урыннарда булдылар.

Җаен туры китереп, туристларның берничәсеннән шәһәребезгә карата фикерләрен сораштым. Чиста, бик матур шәһәр, халкы бик кунакчыл. Кешеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган мондый шәһәрдә яшәү күңелледер, дигән сүзләр ишетелде. Аларның чын күңелдән әйтелгәненә имамным камил. Күңелемне үзебез яшәгән шәһәр өчен горурлык хисләре биләп алды.

Чыннан да, ялларны күңелле уздырыйк, дип, кыйммәт бәягә юлламалар алып, чит шәһәрләргә чыгып китәбез. Ә үзебездә тагын да яхшырак икән бит. Читтән килгән туристлар, төрле төбәкләр белән чагыштырып нәтиҗә ясый. Димәк, үз шәһәребез өчен куанырлыгыбыз бар. Кем белә, алга таба Түбән Кама да туризм шәһәренә әверелер. Ә хәзергә?.. Хәзергә болар тәүге адымнар гына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев