Яхшылыкка өндим
шигырь
Без дигәнчә генә бармый дөнья,
Кайчак чыга кырын эшләр дә.
Мин өйрәтер идем кешеләрне
Тик яхшылык кына эшләргә.
Уйлый торгач,утырып уйга батам,
Мең борчуны кушып бер итәм.
Ә явызлык – миңа ят ул,чөнки
Мин күңелдә шигырь йөретәм.
Әшәкелек җирне ямьсезләсә,
Кояш нурын кушып гөл итәм.
Кешеләрне өндәп яхшылыкка
Күңелемдә шигырь йөретәм.
Ник көнчеләр яши,хәйран калам,
Кеше кайгысына куанып.
Ә мин...
Бу дөньяны инде үтеп барам
Шигырьләрем белән юанып.
Ралия Кәримова
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев