Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Түбән Камада татар дискотекасы оештыралар

«БиЮ» дип аталган кичә «Сабантуй» паркында 17 сәгатьтә башлана.

Түбән Камада 4 августта бушлай татар дискотекасы узачак, анда заманча эшкәртүдә милли композицияләр яңгыраячак. Диджейлар ролендә — «Беренчеләр хәрәкәте» ндә бу һөнәргә өйрәнгән яшүсмерләр чыгыш ясый. 

«БиЮ» дип аталган кичә «Сабантуй» паркында 17 сәгатьтә башлана.

Программада дискотекадан тыш — бадминтон буенча призлы турнир, открыткалар ясау буенча мастер-класс, Just Dance мәйданчыгы, халык уеннары.

Бадминтон буенча ярышларда катнашу өчен өч кешедән торган команда җыярга һәм Телеграмда оештыручыга (катнашучыларның ФИОлары, аларның яше һәм команданың исеме) язарга кирәк. Инвентарьны оештыручылар бирәчәк.

Чарага керү бушлай, әмма алдан теркәлү узарга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев