Тәрбиясез кунак
Мәҗлес барышында табын артында утырган Шәяхмәт, онытылып китеп, кулындагы аш кашыгын идәнгә төшереп җибәрде. Зур тимер кашык ямьсез тавыш чыгарып, каядыр очты, табын шым булды. Шулчакны мәҗлес хуҗасы Гомәр: «Җәмәгать, борчылмагыз, Шәяхмәт кебек тәрбиясе җитеп бетмәгән кеше һәр табын артында була. Әгәр мөмкин булса, андыйларга игътибар итмәвегез хәерлерәк», – диде. Шәяхмәтнең чырае комач кебек кызарып чыкты. Уңайсызланып, кулларын кая куярга белмичә, ул алдындагы шәраб тулы фужерны ялгыш өстәлгә төртеп аударды. Кунаклар барчасы да аның ягына карап куйдылар.
Шулчакны Гомәр кабат сүз алып: «Кадерле кунаклар, бу нәрсә, бу пүчтәк, узган юлы Шәяхмәт кыйбатлы хрусталь вазаны идәнгә төшереп ватты», – диде. Табынның бораулы карашына Шәяхмәт башка чыдый алмыйча, урыныннан торып басты. Торганда ул аздан гына салат тулы савытны өстәлгә аудармый калды. Шәяхмәткә башка чара калмады, ул ашык-пошык киенде дә ишеккә юнәлде...
Шуннан бирле ул мәҗлесләргә йөрергә бик атлыгып тормый. Дөрес, аны чакыручылар да сирәгәйде. Тик шулай да күршесе юбилеена чакырырга кергәч, ул каршы тора алмады.
Мәҗлес башында кунаклар үзләрен бик тыныч тоттылар. Идәнгә кашык, башка савыт-саба да төшерүче булмады. Хрусталь фужер һәм ваза ватучы да күренмәде. Тик кунаклар арасында үзен тота белмәгән ипсез кеше һәрчак табыла бит ул. Шәяхмәт шулчак янында утыручы бер ирнең тоз савытын аударуын күреп өлгерде. Тоз өстәлгә сибелеп таралды. Ул бу хәлгә түзмичә: «Нинди оятсызлык, кичекмәстән хуҗадан гафу үтенегез», – дигән кисәтү ясады. Теге ирнең чыраена кайнар су сипкәндәй булды: «Мине гаепләргә хакыгыз юк, бик беләсегез килсә сигез ел мәктәптә хезмәт укыткан кеше мин», – дип, дөрт итеп кабынып китте. Шәяхмәт хуҗадан гафу үтенеп әкрен генә үз фатирына чыгып шылды. Кулындагы берәр нәрсәне ялгыш төшереп җибәреп, табын үзәгендә калып, кеше көлдерәсе килми иде әле. Булды, гарык, болай да кунаклар алдында җитәрлек оятка калды.
Анысы шулай, тик үз юбилееңны уздырмасаң дус-ишләрнең дөрес аңламаулары бар. Шуңа аның туган көненә мул итеп табын әзерләнде, булган барча таныш-белеш, туган-тумача чакырылды. Озын-озак тостлар әйтелде, матур сүзләр яңгырады. Мәҗлес иң югары ноктасына җитеп килгәндә, кайсыдыр кунак кулындагы фужерын идәнгә төшереп җибәрде. Бу юлы урыныннан Шәяхмәт сикереп торды: «Җәмәгать, игътибар итә күрмәгез, һәр мәҗлестә берәрсе табыла ул, андыйларның авызына карап утырсак, безнең күңел ачарга да вакыт калмаячак. Тәрбияле кеше булсаң, вак-төяккә игътибар итмәскә кирәк», – диде. Бая фужерын ваткан кунак каушавыннан, каршында торган хрусталь вазаны аударып, чәлпәрәмә китерде. «Менә күрдегезме, җәмәгать, нәрсә кылана ул, андыйларга борылып та карамагыз, бернишләп тә булмый, аларны каян белеп бетерәсең. Ярар, сыйланыгыз, күңел ачыгыз, вак-төяккә вакыт әрәм итмик әле. Тик шуны алдан әйтеп куям, әгәр безгә кабат кунакка килсәләр, борчылмасыннар, сервантта хрусталь вазалар да, фужерлар да җитәрлек...»
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев