Син булмагач...
(Абыем Әсрар Гали рухына багышлыйм)
Урмандагы усак яфрак җыры булып,
Яшь батырны назлап җил исә.
Нәкъ яшьлегемдәге кебек
туган җанлы
Әсрар абый исемә төшә.
Шундый матур, шомырт бөдрә чәчле иде,
Көрәшкәндә
арысланнан көчле иде.
«Уф алла» арбасы
тартып яшьлек үтте,
Әнә шул чаклар
искә төште.
Абыем, син миңа
моңлы чишмә таптың,
Дога кылып,
суын эчәрлек.
Мин чыгардым сиңа
шунда моңлы бер җыр,
Синең йөрәк серең
чишәрлек.
Елак булсам,
йөзәр идем яшьләремдә,
Тик горурлык хисе
күзләремдә.
Сагыш-моңга баткан
газиз ана гына
Дога кылды
баласының эзләренә.
Ул эндәшми
усакларга карап барды,
Түзмәде кулына
тальян алды.
Бөдрә чәчен сыйпап исте
Әлки җиле,
«Миннән бүләк сезгә –
җырым», – диде...
Тирә-якта әле
күпме изге җаннар
Рухи салкынлыкта
өшиләр.
Син булмагач, җирдә
җылылык юк, абый,
Берсен-берсе
тешли кешеләр.
Корбан ГАЛИЕВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев