Шикләнү
Юмореска
Инженер Сөбханкулов гомере буе бар нәрсәдән шикләнеп яшәде. Ел саен әйләнә-тирәдә грипп котырган чорда бу чир аны да читләтеп узмас кебек тоелды.
Шикчел кеше һәрнәрсәдән шикләнеп яши. Бервакыт: «Карагыз әле, тамагыма нәрсәдер үсә», – дип, зарлана торгач, табиблар аның тамак төбе бизләрен кисеп аттылар. Сөбханкуловка бу гына аз кебек тоелды. «Авырта, саруым кайный, чыдарлык түгел», – дип, бертуктаусыз шыңшый торгач, хирурглар аның ашказанын ачып карадылар. Өстәвенә, «Бу теш барыбер сызлаячак», – дип, теш врачының үзәгенә үтә торгач, ачуыннан тегесе аның тап-таза тешен суырып атты. Шуның өстенә, соңгы вакытта Сөбханкулов тирәсендә вирус эләктерүчеләр күбәя башлагач, әлеге чирнең ике кешенең берсендә булуына, ул аз гына да шикләнмәде.
Директор бервакыт Сөбханкуловны ниндидер йомыш белән күрше оешмага чыгарып җибәрде. Анда кабинетка килеп керүгә, зур өстәл артында утырган җитәкче, чыраен яулык белән каплап бертуктаусыз төчкерә башлады. Бу хәлне ул: «Иртән нәрсәдер ашадым, килешмәде, шуңа тыела алмыйм», – дип аңлаткан булды. Бухгалтерия бүлмәсенә кергәч, Сөбханкулов баш бухгалтерның качырып кына, яулык белән каплап борынын лышкылдатканын күреп өлгерде. Бухгалтер ярдәмчесе дә башлыгыннан калышмады, битен папка артына яшереп, бертуктаусыз кых-кых килә башлады. Ахыр чиктә бу хәлгә чыдар әмәле калмаган Сөбханкулов бүлмәдән бөтенләй чыгып китәргә мәҗбүр булды.
Маршруткада кайтканда төрле яктан төчкергән, йөткергән авазлар ишеткәч, аның: «Маска кимичә чир таратып йөрмәгез, җәяү йөрегез», – дип, кычкырып җибәрәсе килде. Ашамлыклар кибетендә: «Мондагы тәмле исләрдән тыела алмыйча төчкерәм», – дип, бер карчыкның сөйләнеп торганын ишеткәч, аның: «Маскаң кая?» – дип, тамак ярып акырасы килде.
Ниһаять, үз фатирының ишеген ачып керүгә, ни гаҗәп, кухня ягыннан хәләл җефетенең берничә тапкыр төчкереп җибәргән тавышы ишетелде. Ничек ачуың чыкмасын, аның хәләленә янында ук утырган күрше хатыны да килеп кушылды. Бу хәлне алар: «Ит фаршы ясаганда, идәнгә бер пачка кара борыч чәчелде», – дип, аңлатырга тырыштылар. Бүлмәгә таралган борыч исе үзенекен эшләде, Сөбханкулов үзе дә туктый алмыйча, буылып, бертуктаусыз төчкерә башлады. Шулчакны аның күңеленә тагын шик йөгерде: «Тикмәгә түгел бу, теге зәхмәт вирус эләкте бугай», – дигән уйдан, ирнең кулы үзеннән-үзе телефонга үрелде. Аның: «Тизрәк килегез, монда барысы да төчкерә, теге чир ахры», – дип җикеренүенә: «Без һәр пошкырган кешегә йөрмибез», – дип, тыныч кына трубканы куйдылар.
Төнне йоклый алмыйча уздырган Сөбханкулов иртән директор кабинетына килеп керүгә, аның әллә нинди тавышлар чыгарып ютәлләгәнен ишетеп, бермәлгә өнсез калды. «Чәйгә лимон салганнар, борыным шуның исен сизүгә, бертуктаусыз йөткерә башлыйм», – дип, аклангандай итте башлык. Сөбханкулов нәрсә уйларга да белмәде, «Чәенә лимон салганнар, имеш, шуңа аллергия дигән буламы? Чеп-чи ялган бит бу! Бер уйласаң, сөйләсәң, башка сыймаслык хәл, директор башы белән чыраена маска да элмичә, кәнәфиендә төчкереп, йөткереп бөтен оешмага вирус таратып утырсын әле!» Чир эләктерүдән куркып, йоклаганда да битлеген салмаган инженер Сөбханкулов өчен җитәкченең бу кыланмышы аның сабырлыгын җуйдырган соңгы тамчы булды. Шул ук көнне ул эштән азат итүләрен сорап гариза язып атты һәм урамга чыгып, берәүдән дә курыкмыйча, күкрәк тутырып сулыш алды.
Илдар Хәйруллин
Фото:https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев