Шигырьләр
Авыр күренеш
Бик тә сәер,
аңлый алмыйм,
Авыл әллә нишләгән.
Кайда бүген
яшь-җилкенчәк?
Кайтмый нигә
чишмәдән?
Шушымы соң
чишмә юлы,
Чирәм баскан сукмагын.
Чишмә буена
килдем дә
Гаҗәпләнеп туктадым.
Чишмә һаман
шул булса да,
Улаклары мүкләнгән.
Юктыр суга йөрүче дә,
Мөгаен, бик күптәннән.
Авыр миңа моны аңлау,
Авылдан кем үч ала?
Бүген анда
карт-коры да
Һәм укучы өч бала.
Теләгәннәр аңлагандыр.
Өстәп тагын
ни әйтим?
Чишмә исән, агып ята –
Авыл үзе бер ятим.
Рифкать ИМАЕВ.
Сүзләр
Сәйләндәй чигелгән
сүзләрнең
Телләрдә иге юк,
чиге юк.
Яхшысы баллардай
татлы да,
Яманы йөрәккә
кадый ук.
Бу тормыш
катлаулы,сынаулы,
Төрлесен кичердем
үзем дә.
Көнчеләр гел
артып торса да,
Яхшылык йөретәм
күңелдә.
Тәкъдирдә язганча
яшимен,
Сынмыйча җилләрдә
җилкәндәй.
Күпләре арттырып
җибәрә,
Дөньяга мәңгегә
килгәндәй.
Гайбәтләр-ялганнар
барыбер
Әйләнеп кайтырлар
үзеңә.
Кешелек сыйфатын
югалтсаң,
Беркем дә ышанмас
сүзеңә.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.
Гомерләрнең кайсы мәле?
Гомерләрнең
кайсы мәле?
Уйланыплар
калдым әле...
Язы узган. Җәендәме,
Әллә инде көзендәме?
Бәлки
ап-ак кышындадыр?
Кем төшенгән
дөнья гамен?
Кайсы гына чорында да
Яшәү матур,
белсәң тәмен!
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев