Шигъри тәлгәшләр
Тормыш ул шундый
Узар өчен гомер юлын,
Эзли һәркем таяныч.
Тик барсы да
таба алмый –
Шунсы менә аяныч.
Авыр чакта таянырга
Ышанычлы иң кирәк.
Берәүләре миңа ошый,
Кайсынадыр мин кирәк.
Кемнәр кемнәргә
таяныч,
Кемнәр кемнәргә терәк.
Теләүчеләр күп булса да,
Тәңгәл килгәннәр сирәк.
Бәхетлеләр дә
юк түгел,
Арада була зирәк.
Тормыш дигәннәрен
әйтәм,
Катлаулы шул бигерәк.
Рифкать ИМАЕВ.
Өзелеп көтәбез
Сугыш күптән беткән,
73 ел үткән,
Ә яралар сызлый
һаман да...
Без кирәксез булып,
сугыш ятимнәре,
Яшибез соң
кайсы заманда?
Туганбызмы әллә
бик вакытсыз
Таңнарында
канлы елларның.
Газиз Ватаным дип,
ут эченә кергән
Баласы без
солдат улларның.
Әти сүзен
әйталмыйча үскән,
Без бәхетсез буын
булдыкмы?
Нәни иңдә
авыр йөк күтәреп
Яшәр өчен
дөнья кудыкмы?
Туган якка кабат
язлар килде,
Кошлар кайтты
канат кагынып.
Яу кырыннан
солдат әтиләрне
Без көтәбез һаман
сагынып.
Саф-саф булып
үтә ветераннар,
Без эзлибез
таныш йөзләрне.
Кайтыр алар газиз
туган якка,
Өметләнеп көтик
көзләрне.
Җиңү таңы,
күздә шатлык яше,
Мәйданнарда
балкып ут яна.
«Балам», – диеп, бронза
һәйкәл сыйпый,
Яшьләренә буылып
тол ана.
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев