Шигъри тәлгәшләр
Көз килде
Менә инде көз дә
килеп җитте,
Сирәк сайрый
кошлар бакчада.
Җый тизрәк,
әйдә җый дигәндәй,
Алмагач баш игән хуҗага.
Кара күздәй,
моңсу карлыганым,
Көзнең җитүләрен
тойгандай.
Ә җиләкләр
безне борчымаска,
Мыекларын
кисеп куйгандай.
Чияләр дә быел
бик нык уңды,
Кура җиләген дә
күп җыйдык.
Кыяр белән
помидорны бергә,
Тозлап банкаларга
тутырдык.
Суганны һәм
сарымсакны кара –
Өем-өем җыеп куйганмын.
Бәрәңгедән дә
алдым мул уңыш,
Көшелләрдән
таулар ясадым.
Тормышта да гомер
бакча кебек,
Яшь чакларың уза
яз сыман.
Җәй уртасы –
балалар үстерү,
Җыяр вакыт уңыш
бер заман.
Роза ШӘЕХОВА.
Табигать мизгеле
Көзләр килә,
үз вакытын бирми,
Җәйне алыштырып
кышларга.
Табигать мизгеле
үзгәрми шул,
Китеп бара көзен
кошлар да.
Көзләр килә,
яшеллеген җуеп,
Күктә көзге кояш елмая.
Күзне камаштырып
елмайса,
Салкын сулыш
җәелә дөньяга.
Көзләр килә,
исә салкын җилләр,
Салкынлыгы
җанны өшетә.
Сары яфрак
оча бөтерелеп,
Никтер күңел
һаман яз көтә.
Язлар үтте, –
диеп уфтанмыймын,
Тагын киләчәген
белгәчтен.
Ә, яшьлегем тик бер
мәртәбә шул,
Ник әйләнми,
үтеп киткәчтен?
Анастасия УСАЧЕВА.
Сулар үргә акса да
Таллар суга
кармак салган –
Таллар балык каптыра.
Искә төшсә шушы мизгел,
Күңелләрем яктыра.
Ак мамыкта чагы талның,
Бүген монда тал туе.
Бәхәсләшмә, төгәл беләм:
Талсыз булмас су буе.
Төшләрендә болын күрә
Киткәннәрнең бер ише.
Минем генә истән чыкмый
Авылыбыз инеше.
И, ул нәни инештәге
Зур тегермән буасы...
Кире кайтып
шул чакларга,
Ничек бер бит юасы?..
Җилкендерә күңелләрне
Балык чирткән мизгелләр.
Шунсы начар: ят кулларда
Бүген безнең тезгеннәр.
Рифкать ИМАЕВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев