Шигъри тәлгәшләр
Укытучы апам
Беренче укытучым Тәнзилә апа Шәрәфиевага багышлыйм.
Япь-яшь идең,
чибәр идең,
Укытучы апам.
Әниләрдәй
булдың безгә
Сабый балачактан.
Бармаклардан
тотып безне
Өйрәттең язарга,
Сабыр гына,
ялгышларны
Өйрәттең табарга.
Барыбызга
тигез бирдең
Күңелең җылысын.
Өйрәттең син
хөрмәтләргә
Кечесен, олысын.
Табигатьнең
матурлыгын
Өйрәттең күрергә,
Шигырь юлларында
моңың
Ятышлы күңелгә.
Аккан судай
еллар үткән,
Юллар сиңа кайта,
Тормыш сукмаклары
буйлап,
Укытучы апам.
Күзләреңдә – игелеклек,
Күңелеңдә – шәфкать,
Буең гына кечерәйгән –
Бераз авыр халәт.
Син бит һәрчак
безнең өчен
Иң биеге идең,
Үрелеп,
буйлар җитмәслек,
Иң-иң бөек идең.
Шулай изге, алиһәдәй
Калгансың күңелдә.
Син алиһә безнең өчен
Чынында, бүген дә.
Озак яшә, кайгы күрмә
Укытучы апам,
Тәүге белем баскычына
Безне алып чыккан.
Рушания ГАББАСОВА.
Кала алмыйм битараф
Үткәннәргә һич
тынгы юк –
Хәтер сакта,
хәтер исән.
Күрми узган төеннәрне
Бүген кайтып
кабат чишәм.
Аз булмады югалтулар,
Чыгып тора
яңа табыш.
Ял итәрмен әле, димә,
Яшәеш – ул
тоташ ярыш.
Еллар үтеп тоныкланса,
Күчерәмен кабат акка.
Ирек бирми онытырга -
Хәтер исән,
хәтер сакта.
Ачыла да китә кинәт
Кайберләре яңа яктан.
Иң хәтәре –
битарафлык.
Син дә, дускай,
шуннан саклан.
Мин үзгәрә алмам, ахры,
Булдыралсаң,
үзең яраш.
Бер дә уңай димәс идем
Бүгенгә минем караш.
Соңламасак иде бары,
Турый барсын
вакыт-кайчы.
Ялган гына
татлы була,
Ә хакыйкать
һәрчак ачы.
Рифкать ИМАЕВ.
Күңелемне бушаттым
Мөлдерәмә
тулы йөрәгемне
Ачтым беркөн
көзге сукмакка.
Адымнарым
бик тә авыр иде,
Хисләр сыймый иде
кочакка.
Муенсадай,
адым саен тездем
Түкми-чәчми
күңелем бушаттым...
Сукмагымны
серләр сыйдыручы
Ахирәт дускаема
охшаттым.
Ә ул исә, моңсу,
уйчан гына,
Тын да алмый
мине тыңлады...
...Тирә-юньне
камап алды шулчак
Сап-сары
яфраклар бураны.
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев