Шигъри тәлгәшләр
Тукай урамы
Язмышымның
иң зур тоткасы,
Таянычым, олы терәгем.
Тукай урамында
яшәвемне
Чын йөрәгем белән
теләдем.
Шатланам да,
үткәннәрне күзлим,
Кайчан туган
Тукай урамы?
Рәхмәтемне
укыйм Ходаема,
Җанга рәхәт,
иркен урамы.
Мондый урам
башка юктыр кебек,
Айкап эзләсәм дә
Җир шарын.
Насыйбымны таптым,
бу урамда,
Гүзәл, матур йортта
торганын.
Урамында балкып
утлар яна,
Якты киләчәккә
дан җырлап.
Алар да бит
сөенеп яналардыр,
Матур Тукай урамын
зурлап.
Мин телимен
Тукай урамының
Киләчәктә чәчәк атуын.
Һәр көн саен
якты киләчәген
Күк йөзендә
кояш балкуын.
Анастасия УСАЧЕВА.
Кыңгыраулы мәктәп еллары
Кыңгыраулы
мәктәп еллары,
Онытылмый,
истә торалар.
Бала чакта
йөргән сукмаклар,
Сагындыра
һәрвакыт алар.
Кыңгыраулы
мәктәп еллары,
Кызганыч,
тиз үтеп үттеләр.
Безне-укучы балаларны,
Олылар
дөньясына илттеләр.
Кыңгырау тавышларын
саг(ы)нып,
Кайтыр идем
шушы елларга.
Балачакта
булыр идем әле,
Хыялларым калды
елларга.
Күпме еласаң да,
моңайсаң да,
Кайтмый икән
яшьлек еллары.
Һәр нәрсәнең
үз вакыты диләр,
Заяга үткәрмә син аны.
Госман Вәлиев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев