Шигъри тәлгәшләр
Яшә, диләр
«Яратулар нигә кирәк?» –
дигән
Сорау килә
минем күңелгә,
Өметләнеп яшәү
безгә кирәк,
Ничек яратмыйча
яшәргә?
«Яшә, – диләр миңа, –
булдырсаң,
Яшә сөеп һәм дә сөелеп».
Яратулар
өмет өсти миңа,
Яшәргә көч бирә сөенеп.
Роза ШАЕХОВА.
Синең белән
Самавырда
чәем кайнаганчы
Ашы пешеп килә
табынга,
Чын күңелдән
рәхмәт әйтим әле,
Кочып алып
ошбу хатынга.
Рәхмәт сиңа
җирдә булганыңа,
Туган өчен
минем бәхеткә,
Мин бит фәкать
синең белән генә
Бәхет дигән
олы тәхеттә.
Синең белән генә,
җан кисәгем,
Мин күкләрнең
җиде катында,
Югалмамын
көчле бураннарда,
Адашмамын
юллар чатында.
Синең белән, фәкать
синең белән
Канатлы мин
очар кошлардай,
Күңелемдә кояш,
йөзем көләч,
Уйларым саф –
ап-ак кышлардай.
Телим сиңа
саулык-сәламәтлек,
Шатлык белән тулсын
көннәрең,
Көмешкә тиң булса
яшьлекләрең,
Алтын булсын
гомер көзләрең!!!
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
Яшьлек үтте
Шаулап үткән
яшьлек еллары
Килсә әгәр безгә бүләккә.
Дөньядагы
барлык байлык та,
Җитмәс иде
моңа хөрмәткә.
Чулпан йолдыз да
сүнде инде,
Кояш чыкты
нурларын сибеп.
Яшьлегем үтте,
картлык килде,
Тыныч кына
сәламен биреп.
Кая барырга
белми торам,
Качу өчен урын эзләнеп.
Кая карасам,
шунда картлык,
Күзен кыса миңа елмаеп.
Нәгъләт кенә
төшсен явызга,
Нинди дару
аннан табарга.
Ярсынып кулга
мылтык алдым,
Әзерләндем аны атарга.
Шаярма мылтык белән,
диеп,
Тик батыраеп
басып тора.
«Яшьлектә
яшен кебек булдың,
Аллаһыдан –
тынычлык сора!»
Хәтип ШӘРИПОВ, пенсионер.
Ялгышу
Бик еш кына
хәтерем сызлата,
Үткәндәге йөрәк ярасын.
Яшьлек җүләрлеге
аңламый шул,
Сөю белән бәхет ярасын.
Ярамый дип,
бикләп тә булмый,
Кайнар мәхәббәтнең
йозагын.
Әллә язмыш,
алдан килеп юри,
Корып куя сөю тозагын.
Чынлап та
сөймәгән идем бит,
Булдың син
татлы табышым.
Кавышканда кем үлчәгән,
Дөресме, әллә ялгышым?
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
Гомерләрнең кайсы мәле?
Гомерләрнең кайсы мәле?
Уйланыплар калдым әле...
Язы узган. Җәендәме,
Әллә инде көзендәме?
Бәлки ап-ак
кышындадыр?
Кем төшенгән
дөнья гамен?
Кайсы гына чорында да
Яшәү матур,
белсәң тәмен!
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев