Шигъри тәлгәшләр
Яз башы
Әллә язы назландыра,
Әллә кояш бик тыйнак:
Үзәннәр әле йокыда,
Ак җил туймаган уйнап.
Килми калмас,
яз да килер,
Вакыт дигәне җитә.
Тик төннәрен әле һаман
Салкын колак чеметә.
Бүген беренче мәртәбә
Тамчы тамды кыектан.
Кәлүш киеп,
йортка чыкты
Бабай ап-ак оектан.
Ачып ак яулык читен,
Үбә кояш тау битен.
Әллә инде яз башлана –
Әле аңлавы читен.
Рифкать ИМАЕВ.
Шулай да була икән
Төрле хәлләр була икән
Илдә-көндә.
Абындым да
киттем беркөн
Тигез җирдә.
Аркама соң
кем төртте дип,
Баксам әгәр:
Басып тора дус дигәнем
Елмаеплар, иллә мәгәр!
Ят дигәнем сузды шунда
Ярдәм кулын:
– Егылма, сак була күр, –
дип, –
Ныграк тотын!
Үпкә катыш әрли йөрәк:
Абындыңмы?
Вәгъдәләшкән
дусларыңда
Ялгыштыңмы?
Хәйран булып, инде менә
Басып торам:
Дәвам итим, дип,
юлымны
Кайсы белән?
Гөләндәм ГАЛИЕВА.
Яфраклар
Өй каршымда
мәһабәт юкәләр
Һәр яз саен
яфрак яралар.
Яшеллеккә төреп
тирә-якны,
Күңелгә ямь һәм
гамь салалар.
Барысы да
бер елгылар алар,
Барысы да
яшьтәш балалар.
Үсә-үсә чыныга,
ныгый бара
Авырлыкка түзә алалар.
Җәй аенда
көтмәгәндә генә
Килеп чыкса давыл,
гарасат,
Өзелеп төшә җиргә
яшь яфраклар,
Аяк асларына карасак.
Ә күпләре,
бирешмичә җилгә,
Кара көзгә кадәр
чыдыйлар.
Күпме талкыса да
тормыш җиле,
Яшәүне яратып
туймыйлар.
Шул яфраклар сыман,
яшьтәшләрем
Ак кышларга
кереп баралар.
Соңгылары
салкынга чыдамый
Өзелеп төшәр
безнең арадан.
Нур АБДУЛ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев