Салметдин койма буйый.
Шунда ул йөгәненнән бәйләнеп куйган җирән кашка янына килеп:
- И ат! Ямьсез дә соң инде син! - дип әйтә дә, атны алсу төскә буяп куя.
Иртәнге планеркадан соң, идарәдән чыккан бригадир Айнымасов, аты янына килеп баса да, җирән кашкасының алсу төскә әйләнгәнен күреп, күзләре акая. Ул...
Салметдин койма буйый.
Шунда ул йөгәненнән бәйләнеп куйган җирән кашка янына килеп:
- И ат! Ямьсез дә соң инде син! - дип әйтә дә, атны алсу төскә буяп куя.
Иртәнге планеркадан соң, идарәдән чыккан бригадир Айнымасов, аты янына килеп баса да, җирән кашкасының алсу төскә әйләнгәнен күреп, күзләре акая. Ул зәхмәт тоткандай калтырана-калтырана, телен көчкә кымшандырып, үзалдына:
- Әле генә персидәтел, эткә әйләнеп, миңа өрде дә, өрдее. Җитмәсә, атны да җен алыштырган, ахрысы?.. Җитә-ә-әр! Хва-а-а-тит! Күпме генә кыстасалар да, бү-ү-үтән аракыны-ы-ы, иснәп тә кара-мыйм! Тәмәкесен дә ташлыйм!...
Җаны тетрәнгән бригадир янына, инде яртысы бушатылган аракы шешәсе тотып, Салметдин килеп баса:
- Бригадир, күрдеңме? Атыңны буяп, ничек матурайттым! Әйдә, шушы гүзәл яңарылышны юыйк әле, дан булсын!
Бригадир Айнымасов шешә борыныннан гына аракыны эчеп бетерә дә:
- Кая, энем, закускаң юкмыни? Тәмәке булса да ярый! - Ул, тирән итеп суыра-суыра тәмәке төтененә күмелеп, - И-и, салган
башка нинди генә уйлар килми бит, ә?! - дип, башын кашып куя.
Менә шулай, җәмәгать, аракы белән тәмәке дигән агуны тиз генә ташлап булмый шул аны. Әмма ләкин, ничек тә булса, ул зәхмәттән котылырга кирәк!
Инсаф КАШАПОВ.
Нет комментариев