Сагынганда
Син булмагач, кызык түгел, Бер ямь юк табыннарда.
Башкача була аламы,
Өзелеп сагынганда.
Нигә миңа башка берәү
Тик сиңа табынганда?
Салкын су да берни түгел,
Ут булып кабынганда.
Кайтам шуңа һәрчак очып
Хыяллар канатында.
Тагын шулай язган кемгә
Баш җуеп яратырга.
Ник тыярга бу күңелне
Очам, дип кагынганда?
Еш булмыйдыр мондый мизгел –
Бары тик сагынганда.
Рифкать Имаев
Фото pinterest.ru сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев