Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Һәркем - гамәленә күрә

Элек кемнең кем булуын бер карауда аңлап була иде, хәзер алай түгел. Кайчагында карап торышка яхшы кешегә охшаган дип уйлыйсың, тик чынбарлыкта бөтенләй киресенчә килеп чыга һәм юньсезләр күбрәк ахры дип, шикләнә башлыйсың. Безнең күршедә бер ир яши, ул һәрчак чиста һәм пөхтә киенә, сүгенми, тәмәке тартмый. Хатыннар аны "менә...

Элек кемнең кем булуын бер карауда аңлап була иде, хәзер алай түгел. Кайчагында карап торышка яхшы кешегә охшаган дип уйлыйсың, тик чынбарлыкта бөтенләй киресенчә килеп чыга һәм юньсезләр күбрәк ахры дип, шикләнә башлыйсың.

Безнең күршедә бер ир яши, ул һәрчак чиста һәм пөхтә киенә, сүгенми, тәмәке тартмый. Хатыннар аны "менә чын ир шундый булырга тиеш", дип адым саен үрнәк итеп куя. Бервакыт подъезд төбендә тәмәке пыскытканда, шушы ир туктап, минем белән кул биреп күреште, хатынымның, балаларның хәл-әхвәлен сорашты, "машинаң йөриме", дип кызыксынды һәм китәргә җыенганда гына, "былтыр алган бурычыңны кайчан түлисең", дигән булып, бугазыма китереп басты. Мондый кешеләр турында бер генә сүз белән әйтергә була, болар - чын кабахәтләр. Әгәр аласы акчаң бар икән, син аны галстук тагып, яхшы кыяфәткә кергән булып, кеше алдында сорама, ә подъездда чүп түккәндә, баскычта күзгә-күз очрашкач әйт. Дөрестән дә, андый кешегә бурычыңны түләү түгел, киресенчә, чыраена төкерәсе килә башлый.

Тагын шундыйрак бер кешене беләм: анысы - минем улымның класс җитәкчесе. Карап торышка әйтеп бетергесез чибәр хатын! Ул чәчләре, килеш-кыяфәте - кинодагы чын артистларныкы инде. Кыскасы, андый хатыннар янында һәрчак яхшы сүзләр генә әйтәсе килеп тора. Тик шул матур хатын ата-аналар җыелышында минем малай белән авыз чайкарга тотынгач, киресенчә, сүгенәсем килә башлый. Имеш, ул теге малайны кыйнаган, фәлән кызны кыерсыткан, бөтен фәннәрдән дә икеле капчыгы, һәм, гомумән, аннан бөтен укытучылар гарык икән. Соң әгәр укытучының әйтер сүзе бар икән, ул аны башка ата-аналар алдында әйтергә тиешме? Җыелыштан соң, кайтырга чыккач куып җитеп, әкрен генә колагыма пышылдаса, аңлар идем әле. Алай гынамы, малайны дөрес тәрбияләү ниятеннән, шул ук кичне берәр чара да күргән булыр идем...

Хатын-кызның тышкы кыяфәтенә һичкайчан ышанырга ярамый. Моны, тормыш тәҗрибәмнән чыгып, курыкмыйча әйтә алам. Мин өйләнгәндә булачак хәләл җефетем бәләкәй песи баласыдай юаш һәм йомшак иде. Кем уйлаган аны тора-бара чын аждаһага әйләнер дип.

Хәзер ул минем бер дәшүемә кырык сүз белән җавап кайтара ала. Аптырагач, "син элек мондый түгел идең, ник әшәкеләнәсең", дип сорадым. Шундук, үзең нинди - хатының да шундый, дигән җавап ишеттем. "Әнә, яңа "иномарка" алган, евроремонт ясаган, мебелен алыштырган", дип, хатыным миңа үрнәк итеп һәрчак күрше мужигын күрсәтә. Бер көнне шул күршенең ничәмә ел бергә яшәгән хатынын яшьрәк чибәркәйгә алыштырганын ишеттем.

Бу яңалыкны, түкми-чәчми, былбылыма җиткерсәм ни дияр икән, дип уйлап торам әле. Алай да, дәшми калсам яхшырак булмасмы дим, чөнки чиләгенә күрә капкачы, дигәндәй, үзем болай начар кеше түгел кебек

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев