Вәҗүдә, дөресен әйт әле, соңгы вакытта ирең белән ду кубып талашканың бармы? Белмим, әйтә алмыйм, нишләптер хәтерләмим дисеңме? Кит, сөйләп тә торма, бигрәк күңелсез яшисез икән! Безнең алай түгел, андый хәлләр еш булып тора, әле кичә генә ирем юкка гына тавыш чыгарып алды.Сәбәбеме? Кем сорап торган ди аны, эче пошканнан...
Вәҗүдә, дөресен әйт әле, соңгы вакытта ирең белән ду кубып талашканың бармы? Белмим, әйтә алмыйм, нишләптер хәтерләмим дисеңме? Кит, сөйләп тә торма, бигрәк күңелсез яшисез икән! Безнең алай түгел, андый хәлләр еш булып тора, әле кичә генә ирем юкка гына тавыш чыгарып алды.Сәбәбеме? Кем сорап торган ди аны, эче пошканнан дип әйтимме... Монда ни дияргә дә белмәссең, көлсәң көл, еласаң ела...
Бервакыт ирем каядыр җыенгач, яраткан галстугын таба алмыйча тәмам иза чигеп бетте. Бөтен җирнең астын өскә китерде. Юк галстук! Аптырагач, «Син хәзер пенсиядә, аңа гына карап тормаслар әле», дигән идем, шул ярамады. Телем тик тормый, ачуым чыгып, «Ярар, әнә әллә кайчан фәлән сөяркәң бүләк иткәнен тагып бар» дип әйткәч, сөмсере коелып: «Шуны һаман оныта алмыйсыңмы?» дип, кашларын җыерган булды. «Юк, оныта алмыйм, кайсысының кайчан нәрсә бүләк иткәнен һәм исемнәренә хәтле хәтерлим», дип әйткәч, ачуыннан буылып, ишекне шапылдатып чыгып китте.
Вәҗүдә, элек телевизор бүлә алмыйча, интегеп бетә идек. Хәзер әнә минеке - суыткыч өстендә, иремнеке - залда, диван каршында. Кем ни тели, шуны карый, ирем -
Питрәсәнне, мин - сериал, ирем - политика йә бандитлар турында, мин - сериал. Беркөнне сөйләшергә кешесе булмагач, залдан минем янга чыкты. Гадәттәгечә, бер күзем белән плитәдә аш пешерәм, икенчесе белән яраткан сериалымны карыйм. Баксаң, ирем долларның бүгенге торышын аңламый икән, «Тапкансың баш ватар нәрсә, долларның күтәрелүе түгел, сине башка нәрсә борчысын иде» дип, пыраклатып, куып чыгардым.
Шушы вак-төякне исәпкә алмаганда, болай үзе дус яшибез кебек, Вәҗүдә. Әле менә күңеле булсын дип, иремә туган көненә сап-сары галстук бүләк иттем. Ул да берәр нәрсә бүләк итәр иде, пенсиясе минем кулда. Алай да, өметсез шайтан диләр бит. Беркөнне яңа эшкә чыгам дип балкып кайтып керде. Нинди эш икәнен сөйләп биргәч, төнге вахтер була түгелме ул дип турыдан әйткәч, «Юкны сөйләмә, нәкъ мин теләгән эш, аерым кабинет, аерым телефон» дип, күкрәк суккан булды. Дөрестән дә, ул бит гомере буе ялгызы гына кабинетта галстук тагып, әллә ничә телефон алдында боерык биреп утырган кеше. Бичара элекке тормышын оныта алмый, ошый икән, рәхәтләнсен әйдә. Кем белгән, кулына акча керсә, бәлкем туган көнемә миңа да бүләк алырга онытмас әле.
Ни дисәң диярсең, әмма сезнең тавышланмыйча тыныч кына яшәп ятуыгызны аңламыйм мин, Вәҗүдә. Үзең уйлап кара, әллә нигә бер әйткәләшеп тә алмагач, нинди тормыш була инде ул?! Бүген ирем төнге эшенә чыгып китте, шуңа бик ямансу, янымда рәхәтләнеп сөйләшер кешем дә юк. Ә бит юк-бар сәбәп табып, бераз әрләшеп алсаң, ничек рәхәт булып китәр иде! Бу дөньяда бөтен чирне артык нирвыланудан килә дип әйтәләр. Аннан, врачлар үзләре дә, кем ничек булдыра ала, шулай пар чыгарып алырга кушалар түгелме? Белмәссең, пар чыгамы анда, башка нәрсәме, әмма моңарчы дару ашап, булнис юлын таптаганым юк әле. Дөрес, ирем белән ара-тирә уртак тел таба алмый азапланганда, күпме тәлинкә-чынаяк ватылганын үзем генә беләм. Ярар, ватылса ватылыр, хатын-кыз иренә әйтәсе сүзен вакытында әйтеп калырга тиеш. Үземнән беләм, шулай иткәндә ныгыйсың гына икән ул.
Вәҗүдә, беркөнне иреңне урамда очраттым, картайган, гәүдәсе бөкерәеп беткән, «Әптик юлын таптыйм, ярты пенсиям шунда кала», дип зарланып торды. «Кит әле бар, шундый тормыш булмый», дип тизрәк янымнан озатып җибәрдем.Сиңа киңәшем шул, Вәҗүдә, бүген үк йөрәк даруыңны ераккарак яшереп куй да, өй эчендә бераз савыт-саба тавышы чыгарып ал. Иреңне, «Булдыксыз, җебегән» дип ачуланып алсаң да зыян итмәс. Алтмышка җитеп киләсез, артык хисләнмичә, яратусыз гына яшәп карагыз әле.Хәзер сезгә шунсыз булмый, күрше-күлән ишетерлек итеп, яхшылап, тавыш чыгарып, әрләшеп алсагыз, чирләшкә ирең дә терелер, үзеңә дә җан кереп китәр иде!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
Нет комментариев