Мәзәкләр
Тукай язмаган
Әбигә (теща) багышлап язган шигыремне укыгач, Мансур:
– «Түччә»сенә шигырь язган тере шагыйрьне беренче күрәм, – дип әйтеп салмасынмы.
Мин:
– Ә үлгәннәр арасында бармы? – дип сорап куйдым.
Ул башын кашып алды да:
– Берәрсе белән автобуста я трамвайда этешеп-төртешеп талашып бармаган булсам, минем инде синнән башка тере шагыйрь күргәнем дә юк. Ә үлгәннәр арасында... – дип бераз тукталып торды да, – Тукай «тучны» язмаган, – дип өстәп куйды.
Бу өй минеке булачак!
Өч яшьлек Әмир беренче тапкыр дәү әнисе, дәү әтисе янында кунып кала. Бик озаклап фатирны карап йөри. Түшәмнәрен, стеналарын җентекләп тикшерә.
– Улым, нәрсә карыйсың?
– Болай гына, – ди малай. – Тә-ә-әк, сезнең авылда өй бармы?
– Бар.
– Карт әбинең өе дә сезнекеме?
– Әйе, безнеке. Нигә сорыйсың, улым?
– Болай гына...
Иртән йокыдан уянгач, түшәмнәрне, люстраларны озаклап карап ята малай.
– Улым, нәрсә карыйсың?
– Бу өй минеке булачак!
– Нәрсә-ә-ә?!
– Бу өй минеке булачак дим!
– Ә без кайда яшәрбез?
– Сезнең авылда өй бар бит, шунда яшәрсез!
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев