Июньнең эссе бер көнендә бакчамдагы яшелчәләргә су сибеп бетергәч, чия агачларының уңышын җыйдым. Зур гына бер чиләк өстенә кадәр тулды.
Инде кайтырга да вакыт. Чия тулы чиләкнең капкачы юк, берәр яулык белән булса да бәйләп куясы иде, дип уйлап куйдым. Әмма шунда ук башыма бүтән фикер килде: болай матуррак күренә...
Июньнең эссе бер көнендә бакчамдагы яшелчәләргә су сибеп бетергәч, чия агачларының уңышын җыйдым. Зур гына бер чиләк өстенә кадәр тулды.
Инде кайтырга да вакыт. Чия тулы чиләкнең капкачы юк, берәр яулык белән булса да бәйләп куясы иде, дип уйлап куйдым. Әмма шунда ук башыма бүтән фикер килде: болай матуррак күренә бит, каплап тормыйм, чәчелмәс әле... Һәм чиләкне күтәреп, автобус тукталышына ашыктым, башкалар белән бергә кысылып кереп тә утырдым.
Автобус шактый кызу кузгалып китте. Дмитриевка борылышында кискен борылып бер якка кыйшайгач, минем кулдан чиләгем ычкынып китеп ауды да, салон идәне кып-кызыл чияләр белән тулды. Алар чиләктәгегә караганда да матуррак күренде... Мин шушы байлыкка карап хозурланырга да, еларга да белмәдем. Янәшәдәге хатын-кызлар чәчелгән чияләрне җыеп чиләгемә тутыра башладылар. Ә миңа, эчемнән генә: «Шул кирәк сиңа, чияләрең белән мактанмакчы булган идеңме?! Максатыңа ирештең инде, матур чияләреңне бөтен автобус күрде!» - дип, үз-үземне битәрләргә генә калды.
Гөлфизә ЗӨЛКАРНАЕВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев