Көзге моң
шигырь
Офыкларга карап
Уйга калдым.
Тәүге ләйсәннәрне
Искә алдым...
Кая киткән
Мәхәббәтле язлар?!
Саубуллашып очты
Киек казлар...
Киңлекләргә карап
Басып торам.
Юл читендә ялгыз,
Моңсу чаган
Җилдә очкан
Яфракларын күзләп,
Ботакларын
Һаваларга сузган...
Дөнья буйлап
Йөри көзге аһәң,
Ә офыкны
Аксыл томан сарган...
Ах! Гөлләр төсен
Үзенә җыеп калган!
Томан арасыннан
Шәйләнә таң!!!
Гөләндәм Галиева
фото: https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев