Күргәне булмаган
Бервакыт Мансур хатыны белән Яр Чаллы шәһәренә гипермаркетка барган.
Кирәк-яракларын сайлап алып, касса янына килгәннәр болар. Хатыны акча түләгәндә, Мансур читкәрәк барып баскан. Кассада «сдача»га вак акча юк икән. Мансурны касса янына чакырып китергәннәр.
– Биш меңне ваклый алмыйбыз, кесәңдә вак акча юкмы? – дип сорыйлар моннан.
– Биш меңлек акча буламыни? – дип гаҗәпләнгән Мансур.
– Ни эшләп булмасын, ба-ар?!
– Минем өйләнгәннән бирле акча күргәнем юк бит. Бөтен зарплатаны хатын ала. 1998 елда акча алышынган дип ишеткән идем аны. Кая, күрсәтегез әле, биш мең сум акча нинди була ул? – дигән Мансур, барысын да гаҗәпкә калдырып.
Кассирлар шул чаклы кызганганнар Мансурны. Акчаны күрсәтеп кенә түгел, хәтта тотып карарга да рөхсәт иткәннәр... Мансур акчаны яктыга борып:
– Ә кая соң монда Ленин бабайның башы, нишләп юк? – дип, тагын да ныграк гаҗәпләнгән Мансур.
Акча күрмәгән Мансурны күрергә, гипермаркеттагы барча халык җыелган. Берәүләре хатынын тиргәп, икенчеләре Мансурны жәлләп, артларыннан карап, озатып калганнар.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев