Көлгәнгә – көлке
Ризалашкан!
Данис кибеттә тегесен сорый, монсын... Әтисе:
– И-и, улым! Өй синең уенчыклар белән тулган, атлап йөрер урын да юк бит инде. Алмыйбыз, – дип каршы килә.
Күңеле төшеп, борынын асылындырып бераз йөргәннән соң, Данис:
– Әти, ярар, мин риза. Бернәрсә дә кирәкми. Хезмәт хакыңны бирсәң, миңа шул җиткән! – ди малай.
Хуҗага бар да ярый
Бабасы сарайның тузган ишеген алыштыру ниятеннән, аны кубарып ыргыта. Читтән генә күзәтеп йөргән Данис:
– Бабай, өйдә син хуҗамы? – дип сорый.
Мондый сорауны ишеткән бабай:
– Әйе, улым, мин! – ди, горурланып.
Данис уфылдап куя:
– Хуҗа кеше ни теләсә, шуны җимерә. Ә миңа көзге ватарга да ярамый!
Инсаф КАШАПОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев