Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Киртәләрне җиңгән мәхәббәт турында

Татар әдәбиятын яратучы шәһәрдәшләребезгә үзебезнең китапханәдә, укучыларыбыз яратып өлгергән автор, Рәмзия Габделхакованың «Тау артында кояш бар» китабын тәкъдим итәсем килә.

Әлеге китапка язучының «Тау артында кояш бар» романы һәм берничә хикәясе туплап бирелгән. Роман укучылар тарафыннан җиңел укыла, шул ук вакытта уйландыра торган мавыктыргыч әсәр. Анда тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп, төрле гыйбрәтле язмышлар, тетрәндергеч кичерешләр аша Нәргизә исемле кыз сурәтләнә.

Нәргизә, гомер юлы буйлап егыла-тора атлаучы, ялгыш-югалтулар аша үз мәхәббәтен, бәхетен эзләүче бала, һич тә фәрештә түгел ул, үзсүзле, усал, чая кыз. Яшь кыз мәхәббәт турында хыяллана, мәхәббәткә ышана һәм дөньядан ниндидер могҗиза көтә. Тик тормыш әкият түгел шул, Нәргизәгә бик күп сынаулар кичерергә туры килә: яшь чагында ук әнисен югалта, әтисе тиз арада үзенең беренче мәхәббәтенә өйләнеп куя.

Нәргизә, әнисен бик тиз онытканы өчен, әтисен гафу итә алмый һәм туган йортын ташлап чыгып китә. Үзе белән шәһәрдә булган фаҗигале вакыйгалардан соң, ул Татарстаннан ук китәргә була һәм әнисе ягыннан туганнарына, Казахстан якларына барып урнаша. Майлысарайда Нәргизә Янгураз исемле, гаиләле баһадирга гашыйк була. Әмма мәхәббәт дигәнең андый киртәләргә карамый шул, төп героебыз мәхәббәттән башын югалта һәм Янгураздан бала табарга да тели. Әмма аның сөеклесе үлеп китә, тик ул Нәргизне ярата идеме соң, анысын кем белә?

90 нчы еллар, СССР таркалу вакыты, күп кеше Казахстаннан китү ягын карый, күпләр үз йортларын ташлап, туган якларына кайта башлыйлар. Нәргизә дә, туганнары белән бергә, Татарстанга, туган якларына кайта. Тик өйдә аны берәү дә көтми шул инде, дөресрәге өе дә юк. Әмма Нәргизә авырлыклар алдында югалып калмыйча эзләнә, тырыша-тырмаша, үз туганнарын таба, эшкә урнаша. Аңа шулай ук балачак дуслары Сәлим белән Булат булышалар, алар икесе дә яшь, матур, акыллы егетләр... һәм икесе дә Нәргизәгә тәкъдим ясыйлар. Кемне сайлар икән безнең чибәр кызыбыз, кем белән үз бәхетен табар?.. Әлеге кызның язмышы укучыны битараф калдырмас, дип ышанабыз, китап сөюче дусларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз.

Лилия Хәлилуллина,

2 нче шәһәр китапханәсе хезмәткәре

Фото: https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев