Каршы алыйк
шигырь
Яңа елны алып килә
Кыш бабай тагын безгә.
Җырлап биеп, уйнап, көлеп
Күңел ачыйк без бергә.
Мәйданчыкта – яшел чыршы,
Бизәнеп, көлеп тора.
Боз-кыядан шәһәрчеге,
Ут янып көтеп тора.
Әйдә дуслар бергә-бергә
Чыршы янына барыйк.
Кыш бабайны һәм Кар кызын,
Бергәләп каршы алыйк.
Җырлап, биеп Кыш бабайга
Һөнәрләрне без ачыйк,
Яңа елны каршы алып,
Матур бәйрәм без ясыйк.
Мирзанур Шәйморзин
Фото: https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев